Каттегат бугазы (, ) — Скандинавия ярымутравы белән Ютландия ярымутравын аеручы һәм Төньяк диңгезне Скагеррак, Өресунд, Кече Бель һәм Зур Бельт бугазлары аша Балтыйк диңгезе белән тоташтыручы бугаз.

География

Озынлыгы якынча 200 км, киңлеге төньякта 60 км дан көньякта 122 км га барып җитә. Тирәнлеге 10-30 м, төньяк өлешендә 50 метрдан артык.

Бугазга коючы елгалар: Гета-Эльв, Лаган, Ниссан, Этран, Виска (Швеция эченнән), Гудено (Дания эченнән).

Иң зур утраулары — Самсө, Лесө, Анхольт.

Бугазда ике агым өстенлек итә: өске катламнардагы чагыштырмача тозлылыгы кимрәк булган төньякка юнәлгән агым һәм тирәнлектәге тозлылыгы чагыштырмача югарырак булган көньяк тарафка юнәлгән агым.

«Каттегат» атамасы һолланд диңгезчеләре жаргоныннан барлыкка килгән. Башта «мәче өчен ишек» ( — «мәче» һәм — «тишек») дип аңлатылган сүз, соңрак навигация өчен авыр һәм сайлыклары күп булган тар бугазга карата кулланылганDen Store Danske Encyklopædi (2004), версия на CD-ROM, Copenhagen: Gyldendal.Göteborg, Svenska turistföreningens landskapsserie 1978, с. 309—310, проф. Hugo KarlssonNudansk Ordbog (1993), 15-е издание, Copenhagen: Politikens Forlag.. Е. М. Поспеловның топонимия сүзлегендә бугазның атамасы борынгы скандинав теленнән kati (кораб) һәм gate (юл) — «кораб юллары» дип аңлатылаКаттегат.

Искәрмәләр

Төркем:Дания Төркем:Скандинавия