Габдулла Тукай исемендәге сквер () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәр өлешендә урнашкан сквер. Адрес: Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, 16нчы микрорайон, Тынычлык проспекты, 9нчы йорт каршы.

Тарих 2011 елның 22 ноябрендә ачылган. Биредә Габдулла Тукай туган көнне (26 апрель) әдәби кичәләр, театральләштерелгән тамашалар, бәйрәмнәр, митинглар уза.

Урнашуы Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районы 16нчы комплекста Тынычлык проспекты белән Р. Беляев проспекты кисешкән урыннан ерак түгел (Тынычлык проспекты 9нчы йорт каршында) урнашкан.

Тасвирлама

Сквер үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (125 еллык юбилее хөрмәтенә) бронзадан 6 м биеклектәге һәйкәл куелган (авторы — Владимир Демченко) Открыт памятник Тукаю. Челны ЛТД, 22.11.2011. Скверда чәчәк клумбалары утыртылган, эскәмияләр куелган, декоратив яктырту үткәрелгән. Сквер юллары милли орнаментлы брусчатка белән капланган. Миләш, каен, чыршы агачлары утыртылган.

Сылтамалар Наши Челны. Скверы Парки и скверы Набережных Челнов. vk.com Габдулла Тукай исемендәге сквер картада Сквер имени Габдуллы Тукая Сквер имени Габдуллы Тукая

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча парклар һәм бакчалар Төркем:Яр Чаллы парклары Төркем:Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган объектлар