Галиәсгар Камал бульвары, Галиәсгар Камал исемендәге бульвар () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районындагы урам. Озынлыгы ~669 м. Почта индексы 423827. ОКАТО коды: 92430000000 Почтовый индекс им. Галиаскара Камала бульвар, г. Набережные Челны, республика Татарстан. Координатлар 55.751476° N һәм 52.441081°E.

Тарих

Урамның исеме Хезмәт Батыры (1923), «Татар халык драматургы-әдибе» (1926) Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов (Галиәсгар Камал, 1879—1933) хөрмәтенә аталган.

Урнашуы Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Автозавод районы 25нче, 27нче, 52нче һәм 52нче А комплексларында урнашкан урам. Җиңүнең 40 еллыгы белән киселештә башлана. Тынычлык белән киселештә тәмамлана. Мәскәү , Автомобиль төзүчеләр белән кисешә. Галиәсгар Камал бульварыннан Мәскәү проспекты аша якындагы Җиңү паркына узарга мөмкин.

Игътибарга лаек объектлар

4нче йорт — почта бүлекчәсе 4нче А йорт — «Сөембикә» мәчете 10нчы А йорт — «Хәләл» сәүдә үзәге 14нче йорт — «Марика» үзәге «Форт-Диалог» эшлекле үзәге бинасы (Мәскәү проспекты. 140) Яр Чаллы орган залы бинасы (Автозавод проспекты, 8) Ермоген чиркәве Гайсә пәйгамбәр тууы () православие храмы Бассейн бинасы (Автозавод проспекты, 12) Искәрмәләр

Әдәбият Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар Галиәсгар Камал бульвары Яр Чаллы картасында Галиәсгар Камал бульвары панорамасы

Төркем:Яр Чаллы урамнары Төркем:Галиәсгар Камал хөрмәтенә аталган объектлар