Шамил Хәмит улы Гафаров ( яки , 1969 елның 11 мае, ) — дәүләт эшлеклесе, ТР финанс министры ярдәмчесе (1997-1998), ТР премьер-министры ярдәмчесе (1998-2005), ТР МК аппараты җитәкчесе (2005 елдан). ТР хөкүмәте вице-премьеры – ТР министрлар кабинеты идарәсе башлыгы (2020 елның 18 сентябреннән)Татарстан мәгариф министрыннан вице-премьер статусы алына. Азатлык радиосы, 18.09.2020. Икътисад фәннәре кандидаты (2010) Тормыш юлы Шамил Гафаров 1969 елның 11 маенда Татарстан АССРның Апас районы Апас авылында туганГАФАРОВ ШАМИЛЬ ХАМИТОВИЧ / prav.tatarstan.ru. 1986 елда Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. 1987 елдан 1989 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1992 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлыйГафаров Шамиль Хамитович / tatcenter.ru. Татарстан Финанс министрлыгының беренче категорияле ревизор-инспекторы, әйдәп баручы инспекторы, баш ревизор-инспекторы, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлекне финанслау бүлегенең бүлекчә башлыгы булып эшли. 1997 елдан Татарстан Республикасы финанс министры ярдәмчесе, 1998 елдан Премьер-министры ярдәмчесе. 2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнә. 2010 елның 22 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе. Бүләкләр 2005 — «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале; 2009 — «Намуслы хезмәте өчен» медале; 2014 — «Россиянең финанс контролен ныгыту өчен» медале; 2014 — Дуслык ордены; 2014 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте; 2018 — Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте, 2018 ел.; 2018 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2018 ел; 2019 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2019 ел. 2019 — Почет ордены, 2019 ел. 2024 ― IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены — «социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен Путин Метшинны һәм Гафаровны Ватан алдындагы казанышлары өчен бүләкләде. Татар-информ, 8.12.2024 Искәрмәләр

Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары