Альберт Әнвәр улы Кәримов (1976 елның 23 гыйнвары, ) — дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы (2014), ТР сәнәгать һәм сәүдә министры (2015-2020). ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры (2020-) Татарстан мәгариф министрыннан вице-премьер статусы алына. Азатлык радиосы, 18.09.2020. Икътисад фәннәре кандидаты. 2022 елның 16 маеннан ― Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде. Татар-информ, 16.05.2022.
Тормыш юлы Альберт Кәримов 1976 елның 23 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. Әтисе — Әнвәр Зәки Улы Кәримов — Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары. Казанның 42 нче урта мәктәбен тәмамлагач Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга керәWho is mr. Каримов?. 1997 елда «Икътисад теориясе, икътисадчы» белгечлеге буенча институтны тәмамлый, 2000 елда институт аспирантурасын тәмамлый.
1996—1999 елларда «"ТДТ-Инвест" инвестиция компаниясе» ҖЧҖ вексель әйләнеше төркеме җитәкчесе, башкарма директоры, генераль директоры.
2000 елда «Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләре мисалында машина төзелеше предприятиеләре белән идарә итү системасын реформалау» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.
2001 елда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәмчесе була. 2002 елда, Министрлар Кабинеты инициативасы буенча ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы төзелә, Альберт Кәримов генераль директор урынбасары итеп билгеләнә. 2004 елдан «"Идея" инвестиция-җитештерү технопаркы» ААҖнең икътисад һәм финанс директоры, идарә рәисенең беренче урынбасары, 2006 елдан «"Идея Капитал" идарәче компаниясе» ААҖ генераль директоры, 2010 елдан Күзәтүчелек советы рәисе. 2010 елның сентябреннән «Химград» ААҖ директорлар советы рәисе. 2009 елда Оксфорд университетының МВА программасын тәмамлыйКӘРИМОВ АЛЬБЕРТ ӘНВӘР УЛЫ / mpt.tatarstan.ru.
2015 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Альберт Кәримовны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләп кую турындагы указга кул куя.
2022 елның 16 маеннан ― Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
Бүләкләр
2014 — «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме; 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале; 2020 — Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Министрлар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары