Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы (Милли Шура) - Россия мөселманнарының ижтимагый-сәяси оешмасы (1917-18, Петроград).
Югары идарәче органы — Мөселманнар башкарма комитеты, басма органы - «Известия Всероссийского мусульманского совета» гәҗите булган.
Максаты Мөселманнарның сәяси һәм иҗтимагый-мәдәни тормышына җитәкчелек итү, Россиянең булачак Оештыручылар мәҗлесенә мөселман вәкилләрен сайлау эшен оештыру һәм башка бурычлар куйган.
Тарихы 1917 елның маенда Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае карары нигезендә оештырыла. Башкарма комитеты әгъзалары июльдә Казанда үтәчәк Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтаен әзерли, соңрак Русиянең Ауропа өлеше һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеген алга сөрәчәк парламенты Милләт Мәҗлесе һәм аның башкарма органы Милли Идарәне булдыруда катнаша. 1918 елның маенда Совет хакимияте тарафыннан тыела.
Мөселманнар башкарма комитеты
Рәисе — Әхмәт Цаликов әгъзалары — Фатыйх Кәрими, Ибраһим Әхтәмов, Заһит Шамил, Муса Бигиев, Ильяс Алкин, Мостафа Төмәнев, Шакир Мөхәммәтъяров, Садри Максуди, Гаяз Исхакый (Идел буе һәм Себердән), Гобәйдулла Хуҗаев, Әхмәтзәки Вәлиди; Күлбай Түгешев, Ибраһим Җайнаков, Кокынбай Габделхаликов, Камалетдин Рахманбирдеев, Солтан Урманбиев (Төркистаннан), Корбангали Кошугылов, Колмөхәммәт Уразаев, Җиһанша Дусмөхәммәтев, Вәлитхан Таначев, Аккәгазь Дусҗанова (Казакстаннан), Исмәгыйль Леманов, Хөсәен Боданинский (Кырымнан).http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2002_3_4/03/03_4/
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз Известия Временного центрального бюро российских мусульман (гәҗит) Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае
Төркем:Россия тарихы