Һәлак булган астронавт яки Егылган астронавт (инглизчә Fallen Astronaut) - Ай иярченендә, Һэдли-Аппениннар районында, Яңгырлар Диңгезе кырыенда, Апполон-15 корабы утырту урынында урнашкан астронавтны сурәтләүче алюминий сыны.
1971 елның 1 августында Апполон-15 командиры Дэвид Скотт тарафыннан урнаштырылган. Сын янында ул вакытка һәлак булган 8 АКШ астронавты һәм 6 ССРБ космонавты исемнәре белән җәдвәлчек Ай туфрагында кадап куелган.
Һәйкәлнең авторы - Бельгия рәссамы Пол ван Һейдонк.
Һәлак булган астронавт - Айда урнашкан бердәнбер һәйкәл.
Җәдвәлчек
Җәдвәлчектә 1964-1971 елларда һәлак булган 14 галәмче исеме бастырылган:
Теодор Фримен (31.10.1964 елда һәлак булган) Чарльз Бассетт (28.2.1966 елда һәлак булган) Эллиот Си (28.2.1966 елда һәлак булган) Гас Гриссом (27.1.1967 елда һәлак булган) Роджер Чаффи (27.1.1967 елда һәлак булган) Эдвард Уайт (27.1.1967 елда һәлак булган) Владимир Комаров (24.4.1967 елда һәлак булган) Эдвард Гивенс (6.6.1967 елда һәлак булган) Клифтон Уильямс (5.10.1967 елда һәлак булган) Юрий Гагарин (27.3.1968 елда һәлак булган) Павел Беляев (10.1.1970 елда үлгән) Георгий Добровольский (30.6.1971 елда һәлак булган) Виктор Пацаев (30.6.1971 елда һәлак булган) Владислав Волков (30.6.1971 елда һәлак булган)
Сылтамалар
Официальное фото композиции на сайте НАСА Sculpture fabricated at Milgo / Bufkin
Төркем:Һәйкәлләр Төркем:Кояш системасы иярченнәре