Мунчәли — Татарстан Республикасының Чүпрәле районындагы татар авылы. Авыл атамасы тарихи чыганакларда искә алына. Буа өязендәге Мунчали Казан ханлыгы чоры авыл атамаларын санаган исемлектә бар. Сембер губернасының авыл атамаларын, җирле топонимнарын туплаган хезмәттә (1859) Буа өязендәге Мунчали лашманчылар яши торган, Буадан Алатыр шәһәренә бара торган коммерция юлы урнашкан, Кече Бизнә елгасының сул ярында нигезләнгән авыл дип күрсәтелә. Авылда ике мәчет булуы да билгеләнгән. Шул ук губернаның Кормыш өязендә Иске Мунчали һәм Яңа Мунчали авыллары бар. Аларда «удельный» крестьяннар һәм лашманчылар яшәгән. Иске Мунчалидә — 1, Яңа Мунчалидә 4 мәчет эшләгән. Мунчали авылы өлкәннәре сәфәр дәфтәремә түбәндәге мәгълүматларны яздырганнар: «...Бабаларыбыз Мәскәү юлы өстендәге Сергач якларыннан күчеп килгән. Беренче килеп утырган урыннары Шыланка янында булган. Аннан хәзерге урын-нарына күченгәннәр. Авыл оешуга 350 еллар чамасы бар». Авылдагы кайбер нәселләр Сембер якларындагы Муклауштан күчеп килгән. Географиясе Мунчәли Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 158 чакрым, ә район үзәге Иске Дрожжанодан төньяк-көнбатышка таба 11 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Авылда туган танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1898 Абрам Мусин 1938-02-17 Казан 1941-11-26 Сәйфихан Нәфиев Казан (Идел буе) федераль университеты сәясәтче 2004-08-31 Ялта 1968-10-04 Рәмис Аймәт Казан (Идел буе) федераль университеты шагыйрьжурналистәдәби тәрҗемәчемузей эшлеклесеҗыр сүзләрен язучытәрҗемәчеҗырчы Татарстан язучылар берлегеТатар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирыГабдулла Тукайның әдәби музее
Нурулла Фазлаев, Советлар Берлеге Каһарманы. Мунчали авылыннан зыялы шәхесләр байтак чыккан. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов (1937―2022), Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Сәйфихан Нәфиев (1941—2004) Мунчали авылында туып үскәннәр. Рәмис Аймәт, шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 269 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 99,26%, башка халыклар — 0,74%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.8 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.