Радиогалактика - бүтән галактикаларга караганда шактый зуррак радионурланыш чыгаручы галактикалар төре. Аларның радио-яктыртучанлыгы (радионурланыш егәрлеге) 1045 эрг/с җитә.

«Радиогалактика» төшенчәсе 1949 елда кертелгән.

Гадәттәге галактикаларда, безнекенең дә (Киек Каз Юлы) яктыртучанлыгы 1037—1038 эрг/с җитә (Краб томанлыгында кебек).

Радионурланышның механизмы - синхротрон нурланыш. Иң якты радиогалактикалар нурланышы аларның оптик нурланышыннан зуррак.

Радиогалактикалар нурланыш чыганаклары төштән, галактик һалодан, радиочыгарылыштан тора. Үзлекләре Иң билгеле радиогалактикалар: Аккош А - галактика тышкы бик егәрлекле радионурланыш чыганагы. NGC 5128 - иң якын радиогалактика (ераклык 4 Мпк) Кыз А (NGC 4486, М 87) — Кыз тупланмасында иң массив галактикаларның берсе. Мич А (NGC 1316) — егәрлеге буенча галактика тышкы дүртенче радионурланыш чыганагы.

TGSS J1530+1049 радиогалактикасының кызыл тайпылмасы z = 5,72 тәшкил итә.

Радиогалактикалар һәм квазарлар күп үзлекләре буенча бик охшаш, икесе дә актив галактикалар сыйныфына керә. Радионурланыш галактика төше активлыгы белән бәйләнгән (диск активлыгы белән бәйләнмәгән).

Сылтамалар Засов А. В., Постнов К. А. Общая астрофизика. — Фрязино: Век 2, 2006. — 496 с. — 3000 экз. — ISBN 5-85099-169-7, УДК 52, ББК 22.6. В. В. Мусцевой, и др. Аккреционно-струйные системы: история, результаты, перспективы, Лекция XXXIII конференции «Физика Космoса», 23 января 2005 Юрий Грановский, Загадка физики: джеты, или струи плазмы в ядрах галактик / Популярная механика, 20 января 2017 Е. В. Деришев, В. В. Железняков, С. А. Корягин, Вл. В.Кочаровский, Релятивистские джеты в астрофизике / Природа № 3, 2007 «Ярче тысячи галактик» // «Вокруг света», октябрь 2004 «Что такое квазар» // quasar.by, ноябрь 2011 Блазар // Астрономічний енциклопедичний словник / За загальною редакцією І. А. Климишина та А. О. Корсунь. — Львів, 2003. — С. 56. — ISBN 966-613-263-X. (укр.) Даукурт Г. Что такое квазары?. — К.: Радяньска школа, 1985. — 131 с.

Төркем:Астрофизика Төркем:Галактикалар