«Орвилл» () — «Йолдызлы юл» франшизасына Сет Макфарлейн тарафыннан ясалган пародия америка фантастик телесериалы. Вакыйгалар XXV гасырны сурәтли, монда капитан Эд Мерсерга гомерендә беренче тапкыр «Орвилл» исемле корапны һәм ян яктагы экипажны ышандыралар. Шулай итеп капитан "Планеталар Берләшмәсе" идарәчелегенең әмерләрен үти башлый.
Сериал премьерасы 2017 елның 10 сентябрендә Fox телеканалында узды, аны 13 миллион тамашачы карады. 2017 елның 2 ноябрендә Fox каналы сериалны икенче сезонга озынайтты. Икенче сезонның төшерүе 2018 елның февраль аенда башланды. Икенче сезонның премьерасы 2018 елның 30 декабрендә булдыhttp://www.denofgeek.com/us/tv/the-orville/268696/the-orville-season-2-release-date-confirmed , икенче сезон ким дигәндә 14 серия тәшкил итә.
Сюжет Капитан Эд Мерсер өенә кайта да үз хатынын зәңгәр тәнле чит планета иясе белән хыянәт кылуын күрә. Моны күреп ул озакламыйча өйдән китә һәм хатыны белән аерыла. Бер елдан соң Эд «Орвилл» исемле корапка эшкә билгеләнә. Ул вакытлыча эшсез йөргән дустын пилот булырга чакыра. Шул вакытта ул үз командасы белән таныша һәм тикшеренү станциясенә беренче миссия белән юнәлә. Капитанның өлкән ярдәмчесе итеп элекке хатынын Келли Грейсенны билгелиләр — бу аны гаҗәпләндерә. Әмма дә ләкин Келли тиз генә коллектив белән дуслаша һәм авыр мизгелләрдә ярдәм итәргә гел әзер була.
Рольләрдә
Төп рольләрдә
Икенче дәрәҗәдәге состав
Чакырылган актерлар
Җитештерү
Моны да карагыз
Төркем:Инглизтелле сериаллар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр