Гедонг Багус Ока (1921 елның 3 октябре – 2002 елның 14 ноябре) - Индонезиядә Һинд дине реформаторы һәм фәлсәфәчесе булган. Ул Агама Һинду Дхарманың иң алдынгы җитәкчеләренең берсе һәм 1980 елларда Парисада Һинду Дхарма Индонезия хәрәкәтен башлаган. (Indonesian) – ENSIKLOPEDI TOKOH INDONESIA Ул 1994 Җамналал Баҗаҗ Бүләгенә ия булган.
Иртә тормышы Гедонг Карангасемда Ни Ваян Гедонг исеме белән I Komang Layang һәм авыл шурасы әгъзасы Ni Komang Pupuh парының кызы буларак туган. Шул вакытның кызларыннан аермалы буларак әти-әнисе Гедонгка теләкләрен ашырырга азатлык биргән. Аңа мәктәпкә барырга рөхсәт ителгән булган. Шулай итеп, ул Йогьякарта һәм Җакартага укырга барган.
Йогьякартада мәктәптә, аңа Христианлыкны өйрәнергә азатлык бирелгән булган. Аның Христианлыкны өйрәнүе һәм Һинду традициясендә тууы аның Махатма Ганди белән дуслашуына сәбәп булган. Алар Христиан һәм Һинд дине фәлсәфәсе турында әңгәмә алып барганнар.Ramstedt, Martin (2000) Gedong Bagoes Oka . IIAS Newsletter
Бу ике динне өйрәнүе аны Һинду рухы дәвамчысы иткән, болар "ахимса" (көч кулланмау) һәм "сатья" (хакыйкать).
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Bali discovery
Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине шәхесләре