Гасыйм Лотфи, Гасыйм Фатих улы Лотфуллин, 1900 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Иске Өҗем — 1991 ел, РФ, ТР, Казан) — укытучы, журналист, балалар язучысы, тәрҗемәче. Берничә китап авторы. Балалар өчен язылган шигырьләре балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда даими кулланыла.

Тәрҗемәи хәле

1900 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Иске Өҗем авылында туган. 1913—1918 елларда Кышкар мәдрәсәсендә укыган. 1926 елга кадәр укыту белән шөгыльләнә. Казанда Көнчыгыш педагогия институтының филология факультетын, Казан дәүләт университетының география факультетын (1941) тәмамлаган. 1941 елда хәрби хезмәткә алына.

1949 елга кадәр мәгариф системасы органнарында эшли. «Совет мәктәбе» журналында педагогика бүлеге мөдире вазифасында хезмәт куя.

1991 елда вафат. Казанның Татар зиратында җирләнгәнКазан зиратларында җирләнгән шәхесләр. tashlar.narod.ru.

Иҗаты

1918 елга кадәр «Кояш» газетасында даими мәкаләләр урнаштырган "Кояш" газеты, 5 март 1917 ел. Азатлык радиосы, 3.03.2017.

1928 елдан әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Балалар өчен язган хикәяләре, әкиятләре, шигырьләре бар: «Тамчылар» (1947), «Китап турында китап» (1952), «Әнисәнең альбомы» (1949) Гасыйм Лотфи. «Милләттәшләр» порталы, «Боз кузгалгач» (повесть, 1985)Перед ледоходом. Повесть Гасыйм Лотфи. any-book.ruКниги Татарстана. Татар электрон китапханәсе, Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» повестен балалар өчен кыскартып бастыра СЦГПБ им. В. В. Маяковского г. Санкт-Петербург.

Вакытлы матбугатта татар балалар әдәбияты проблемалары, татар әдәбияты дәреслекләрен, аларны укыту методикасын яхшырту буенча мәкаләләре басылган.

Тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәт куя: А. П. Чехов («Белолобая» – «Акмаңгай», 1946) , Б. Н. Полевой, Е. Ильина әчсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

1913—1918 елларда үзе укыган Кышкар мәдрәсәсе турында истәлекләр язган. Хәтирәләр 11 бүлектән гыйбарәтГасыйм Лотфи. Кышкар мәдрәсәсе. «Казан утлары», 1980 ел, 4нче санГасыйм Лотфи. Кышкар мәдрәсәсенең соңгы көннәре. Арча районы сайтыЗ. З. Гилазев. Кышкар мәдрәсәсенең соңгы көннәре. refdb.ru.

Балалар өчен язылган шигырьләре балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда даими кулланыла.

Әдәбият Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 150нче бит. ISBN 5-298-01052-0

Сылтамалар Әдипләр. Әхмәт Дусайлының шәхси порталы

Искәрмәләр

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Балалар язучылары Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Укытучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар