Булат Мусин, Булат Марат улы Мусин (1994 елның 29 июле, РФ, ТР, Яңа Чишмә районы, Чертуш) — 90 кг авырлык категориясендә көрәшче, РФ татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, биш тапкыр Яңа Чишмә районы батыры, биш тапкыр Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры җиңүчесе (2014, Әлмәт; 2017; 2018, Биектау һ.б.), күп тапкыр Татарстан чемпионы, ике тапкыр РФ чемпионы (2017), Дөнья кубогы иясе (2017). Көрәш буенча РФ җыелма командасы әгъзасы. «2017 елның иң яхшы көрәшчесе». Билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры (2022). Энҗе Габдуллина. Татар көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылды. Татар-информ, 23.01.2023

Тәрҗемәи хәле

1994 елның 29 июлендә Татарстанның Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган. Әтисе Марат, «Сибирь» НОП тиз реакция төркеме хезмәткәре; әнисе Рәмзия, укытучы, 2018 елдан Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире; абыйсы Инсаф, КАИ тәмамлаган; сеңлесе Чулпан, укучы. Булат «Техносфералы куркынычсызлык» юнәлешендә А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлаганДинә Йосыпова. Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек. Интертат, 8.06.2018.

Көрәш Әтисе Марат Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда, армиядә хезмәт иткәндә көрәш һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Ишегалдында малайлары өчен спорт мәйданчыгы ясап куя. Булат дүртенче сыйныфтан башлап, үзенә көндәлек режим билгели: ун тапкыр чүгәләү, ун тапкыр тартылу һ. б. күнегүләр үтәү. Әлеге күнегүләрне беркайчан да калдырмый. Көрәшкә юлламаны аңа Шахмай мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Мифтахетдинов бирә. Беренче уңышлары белән югары сыйныфларда сөендерә: мәктәпне тәмамлаган елны авыл һәм район Сабан туенда батыр кала. А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында укыганда көрәш спорты белән һөнәри шөгыльләнә башлый.

Кукмара, Биектау, Чирмешән, Аксубай, Нурлат районнары Сабан туйларында катнашып, җиңү яулый.

Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә көрәш бәйгесендә 90 кг авырлык категориясендә чыгыш ясап, җиңә, «Лада-Гранта» автомобиле белән бүләкләнә Борец Булат Мусин из Новошешминского района награжден автомобилем. «Яңа Чишмә хәбәрләре», 17.07.2017.

2012 елдан Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә (тренерлары Вакыйф Дәүләтшин, Хәбибрахманов Б.Г.)Фәрит Салихов. Сүтеп-җыелган көрәшчеләр. Россия чемпионнары ничек тәрбияләнә? Интертат, 28.12.2017.

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда тренер булып эшли, яшь көрәшчеләр тәрбияли.

2018 елның сентябрендә Кыргызстанда узган Күчмәннәрнең III халыкара уеннарында РФ командасы составында катнаша.

2023 елның мартыннан Чистай командасына күчә, Чистайда көрәшне күтәрү, үстерү буенча җаваплы кешеләрнең берсе итеп билгеләнә.Радик Сабиров. Булат Мусин Данил Галиев турнирыннан башлап башка команда өчен чыгыш ясаячак. Шәһри Казан, 16.03.2023

Спорттагы уңышлары 2017 ел — Көрәш буенча Дөнья кубогы (Татарстан, 1 июль) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын Наш земляк, новошешминец Булат Мусин стал победителем на Кубке Мира по национальной борьбе. «Яңа Чишмә хәбәрләре», 5.07.2017. 2017 ел — Көрәш буенча РФ чемпионаты (Пермь, 8—10 декабрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын. 2018 ел — Көрәш буенча РФ чемпионаты (Казан, 7—9 декабрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 3нче урын 2018 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 23—24 ноябрь) — 90 кг авырлык категориясендә — 1нче урын. 2019 ел — Аба-гүреш (төрекләрнең милли көрәше) буенча Дөнья кубогы (Хотай, Төркия) — 90 кг нан югарырак авырлык категориясендә — 5нче урын (38 пәһлеван арасында)«Татарстан яшьләре», 12.09.2019, 15нче бит. 2023 ел — «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган, Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирда 100 кг авырлыкта чыгыш ясап, җиңүче булган.Энҗе Габдуллина. Турнирның чемпионатка әйләнгән мәле, яки Җәлил турнирына тимәгез! Интертат, 21.02.2023 2023 ел — Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Байлар Сабасы ― Миңгәр) ― 100 кг авырлык категориясендә 1нче урын ― дөнья чемпионыФәнил Мәүлетов. Миңгәрдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында автомобиль Радик Сәлаховка бирелде. Саба таңнары, 25.06.2023 Энҗе Габдуллина. Татарстан көрәшчеләре Дөнья чемпионы булды. Татар-информ, 26.06.2023 2024 ел — «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган, Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирда 100 кг авырлыкта чыгыш ясап, җиңүче булганЭнҗе Габдуллина.Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024 2024 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 6-7 март) — 100 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (Чистай)Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан беренчелегенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 7.03.2024. 2024 ел — II халыкара Иртыш Сабан туенда (Омск) милли көрәш буенча ярышның баш батыры (приз ― Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – Лада гранта машинасы)Юлай Низаев. Иртыш буе Сабан туеның баш батыры: Бу җиңүгә озак әзерләндем. Татар-информ, 27.07.2024 2025 – көрәш буенча Татарстан чемпионы (100 кг үлчәү авырлыгында, приз 100 мең сум)Зөлфия Шәвәлиева. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 18.01.2025. 2025 ― Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткән «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында 2нче урын (100 кг үлчәү авылыгында; приз 70 мең сум)Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2025 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 15.02.2025. 2025 ― Чистай районы Сабан туе баш батыры (Батырга тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылган)Зөлфия Шәвәлиева. Сабан туе батырлары-2025 – кемнәр алар һәм ниләр отканнар. Интертат, 9.06.2025. 2026 ел ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 100 кг үлчәү авырлыгында 1нче урынЗөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026. 2026 ― көрәш буенча Россия чемпионатының (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) 100 кг үлчәү авырлыгында җиңүчесе Зөлфия Шәвәлиева. Россия чемпионатында тугыз Татарстан көрәшчесе чемпион исемен яулады. Интертат, 18.04.2026. 2026 ел ― Яңа Чишмә районы Сабан туеның баш батырыЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды? Интертат, 8.06.2026. 2026 ― Казан шәһәренең Аккош күле Сабан туеның баш батыры (тәкә һәм «Lada Grantа» автомобиле бүләк ителгән)Зөлфия Шәвәлиева. Өч мәйданчыкта - өч батыр: Казан Сабан туйларында кемнәр җиңде? Интертат, 21.06.2026. 2026 ― көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан, Россия) ― 100 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады. Интертат, 28.06.2026

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ел — Россиянең спорт министры Олег Васильевич Матыцинның 15нче сентябрьдәге 145нче санлы боерыгы нигезендә билбаулы көрәш буенча «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме бирелгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар Мусин Булат Маратович (рус.) // Википедия. — 2020-09-16 Булат Мусин. РФ Көрәш федерациясе рәсми сайты musin_116. instagram Булат Мусин. Facebook

Әдәбият Лилия Фәттахова. Хыяллары да үзе кебек гади. «Идел», 2019 ел, март, 12-15нче бит.

Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары