Әфлисун () — цитруслардан булган җимеш агачы. Рутачалар семьялыгының Цитрус ыругына караучы биологик төр һәм шул агачның җимеше.

Әфлисун — дөньяның барлык тропик һәм субтропик өлкәләрендә иң киң таралган цитрус культурасы.

Мандарин (Citrus reticulata) һәм помело (Citrus maxima) гибриды буларак килеп чыгышы турында гипотеза бар..

Үсемлек Кытайда безнең эрага кадәр 2,5 мең ел элек үк культивацияләнә. Әфлисун турындагы иң элекке язмалар б.э.к. 314нче елгы Кытай чыганагында күрсәтелә.. Европага Португалия диңгезчеләре тарафыннан китерелә. Шуннан соң әфлисун агачларын үстерү модасы киң тарала; моның өчен оранжерея ( — «әфлисун») дип аталучы махсус пыяла корылмалар төзи башлыйлар. Әфлисун агачлары Урта диңгезнең буеннан-буена, шулай ук Үзәк Америкада үсәләр..

Этимология «Әфлисун» сүзе нидерланд теленнән алынган () (хәзер ешрак sinaasappel, формалары кулланыла). (турыдан-туры — «Кытай алмасы») калькасы да бар, хәзер бу исем сүзе тарафыннан кысрыкланган).

Гарәпләр әфлисунны Португалиядә күргәннәре өчен аны البرتقالي – әл-буртакал дип атаганнар. Моннан: юнан (грек.): пορτοκάλι, макед.: портокал, румын.: portocaliu, төрекчә: portakal.

Рус телендә әфлисун элек "фарсы алмасы" яки "төрек алмасы" дип аталган (бу атамалар астында ул 1654нче елгы "Даруханә дарулары исемлеге"ндә күрсәтелә. "Апельсин" атамасы беренче тапкыр 1700нче елда голланд теленнән алынма буларак кулланыла.Персидское яблоко, или апельсин // журнал "Наука и жизнь", 7, 1982 стр.19.

Ботаник тасвирлау

Цитруслар трибасының Рутачалар семьялыгы, Померанецлылар (Aurantioideae) ассемьялыгына караучы шактый биек агач.. Күпъеллык катлаулы бөтен яфраклары канатлы сапчыклары белән киң буын аша тоташалар. Ак чәчәкләре алтышарлап урнаша, биш өлешле таҗны, күпсанлы серкәлекләрне һәм бер җимшәнне үз эчләренә алалар (бу чәчәкләр «fleurs d’orange» дип тә атала).Чәчәк формуласы: .

Җимеше — күп оялы, күп орлыклы, калын ике катлы кабыклы гесперидий яки померанец. Йомшагы өлешләргә җиңел бүленә, һәр оясы бер яки ике орлыкка ия.

Тәме буенча аеруча юка кабыклы, сусыл, эре Мальта, Генуэз, Малага, Сицилия әфлисуннары аеруча югары дәрәҗәдә исәпләнә. Кайбер агачлары 100-150 ел яши, елына 38 000гә кадәр җимеш бирергә сәләтле.. Вегетация чоры дәвамында әфлисунның төрле климат шартларында 2—3 үсеш чоры булуы мөмкин. Яфраклары даими алышынып тора, алар- ның уртача гомере 2,5 ел. Язгы вегетация чоры һаваның җылылыгы 10— 12° булып урнашкач башлана. -6° булганда — яфраклары, -8—9° бул­ганда җир өсте өлеше үлә. Ялганган үсемлекләр утыртканнан соң 3—4 ел үткәч җимеш бирә башлый. Чәчәкләре дүртенче яки аннан да өстәрәк ботакларда барлык­ка килә. Җимешләре ел саен, икенче елын үскән ботакларда була. Әйбәт елларда уңыш 1 га дан 20—25 тонна алына.

Кулланылыш

Витаминнарга, эфир майларына һәм башка биологик актив матдәләргә бай булу сәбәпле бу җимешләрне гиповитаминозлар, бавыр, йөрәк, кан тамырлары, матдәләр алмашы авыруларын дәвалауда кулланалар. Составындагы пектиннар ашкайнатуны яхшырта, калын эчәкнең эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Әфлисун суы - цинга авыруының профилактика чарасы.

Әфлисун җимешләрендә 12% ка кадәр шикәр; 0,6—2% лимон кисло­тасы, 6 мг% ка кадәр аскорбин кислотасы, шулай ук Р, А, Вь В: вита­миннары, пектин, буяу матдәләре, фитонцидлар, минераль матдәләрдән калий (197 мг%), кальций, фосфор; җимешләрнең кабыгында, чәчәкләрендә һәм яфракларында эфир майлары бар.

Әче әфлисунның яфракларында һәм яшь җимешләрендә гесперидин, аурантамарин, карингтин гликозидлары, С, А, В һәм Р витаминнары бар. Франциянең көньягында аның чәчәкләреннән парфюмерия өчен эфир майлары алалар. Англиядә дә эфир маен даруларны һәм азык- төлекне хуш исле итү өчен кулланалар.

Кабыгыннан төнәтмәләр, кайнатмалар, ликёр, цукатлар, әфлисун мае ясыйлар. Әфлисун суы ресторан һәм кафеларда киң таралган эчемлек.

Тиз бозылулары сәбәпле алар саклау һәм еракка илтү өчен махсус шартлар таләп итә. Аларны пешмәгән килеш агачтан өзеп, тартмаларга 200-500 данәдән урнаштырып, һәрберсен кәгазьгә төреп урнаштыралар.

Икътисад өчен мәгънәсе

Әфлисуннар үстерү АКШ (Флорида һәм Калифорния штатлары), Бразилия, Мексика, Пакистан, Кытай, Һиндстан, Италия, Иран, Мисыр, Төркия икътисадында зур урын алып тора. Испания, Көньяк Африка һәм Греция өчен әһәмияте бераз түбәнрәк...

1974нче ел белән чагыштырганда 2004нче елда әфлисуннар җитештерү 99,8 %ка арткан.

Дөньяда әфлисуннар җитештерү 1965 18 724 1970 24 868 1975 32 204 1980 40 014 1985 40 875 1990 49 705 1995 58 496 2000 63 793 2005 62 832 2006 65 910 2007 65 502 2008 69 497 2009 67 594 2010 69 508 2018 75 413

Төп әфлисун җитештерүче илләр (тонналарда) Ил 2009 2014 2018 2020Бразилия 16320 16 713 534 16 707 897 Һиндстан 5201 8 367 000 9 854 000 Кытай 6900 9 103 908 7 500 000 АКШ 6097 4 833 480 4 766 350 Мексика 4300 4 737 990 4 648 620 Испания 2617 3 639 853 3 343 960 Мисыр 2630 3 246 483 3 157 960 Индонезия 2102 2 510 442 2 722 952 Иран 2713 1 889 252 2 225 615 Италия 2359 1 522 213 1 772 770 Пакистан 1492 1 589 856 1 624 994 Көньяк Африка 1600 1 775 760 1 555 132 Төркия 1689 1 900 000 1 333 975 Алжир 626 1 174 845 Вьетнам 675 1 149 898 Аргентина 900 1 040 114 Греция 800 886 640 Марокко 750 806 342 Гана 528 697 637 Перу 554 818 Сүрия 689 502 966

Җимеш составы Эшкәртелмәгән җимешләр (100g азык-төлек кыйммәте) Су : 86,75 г Минераль матдәләр: 0,44 г Үсемлек җепселләре: 2,4 г Энергия кыйммәте: 47 ккал Углеводлар: 11,75 г Шул исәптән — Моносахаридлар: 9,35 г Аксымнар: 0,94 г Майлар: 0,12 г Микроэлементлар Калий: 181 мг Фосфор: 14 мг Кальций: 40 мг Магний: 10 мг Натрий: 0 мг Тимер: 100 мкг Бакыр: 45 мкг Цинк: 70 мкг Витаминнар C витамины: 53,2 мг B₁ витамины: 87 мкг B₂ витамины: 40 мкг B₃ витамины: 282 мкг B₅ витамины: 250 мкг B₆ витамины: 60 мкг B₉ витамины: 0 мкг B₁₂ витамины: 0 мкг A витамины: 225 МЕ Ретинол: 0 мкг E витамины: 0,18 мкг K витамины: 0 мкг Май кислоталары Туендырылган: 15 мг Моно-туендырылмаган: 23 мг Поли-туендырылмаган: 25 мг Холестерин: 0 мг

Искәрмәләр

Әдәбият

Жизнь растений, т. 5, ч. 2

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Лимон Мандарин Грейпфрут

Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Җиләк-җимеш Төркем:Цитруслар