Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы () — 2019 елның 26 апрелендә Казанның «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ачылган мәдәният оешмасы. РСФСР халык артисты җырчы Илһам Шакиров (1935 —2019) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган.
Тарих Яңа төзелгән концерт залына җырчы Илһам Шакиров исемен бирү турында 2019 елның 18 гыйнварында артист белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтә.
Ачылу тантанасы Концертлар залы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуны билгеләп үткәрелгән Туган көн бәйрәменә туры китереп ачыла. Залда узган беренче рәсми чара — 2019 елгы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләү.
Концертлар залын ачуда Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнаша Президент Татарстана Рустам Минниханов открыл на «Казань Экспо» концертный зал им. Шакирова. «БИЗНЕС Online», 26.04.2019.
Тасвирлама Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә, Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропортына, шулай ук WorldSkills чемпионаты узачак территориягә якын урнашкан Казанда 2019 елда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатының рәсми сайты.
Концертлар залының мәйданы — 3 348,75 кв. м. Залда барлыгы 3 187 урын, шул исәптән мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаучы (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле) тамашачылар өчен 33 урын, каралган. Зур залны 2971, 2405, 2189, 1745, 1529, 1145, 910 урынлык итеп . Биредә кием алмаштыру, сәхнәгә чыгарга чират көтү, синхрон тәрҗемә, гримерка, репетиция ясау бүлмәләре каралган. Диварларын һәм түшәмен бизәүдә Decoustic акустик панельләоре кулланылганИлһам Шакиров исемендәге концертлар залын халыкка тәкъдим иттеләр . intertat.tatar, 26.04.2019.
Сылтамалар Концертный зал имени Ильгама Шакирова открыли в Казани. interfax-russia.ru, 26.04.2019
Искәрмәләр
Төркем:Казан биналары һәм корылмалары Төркем:Концерт заллары Төркем:Илһам Шакиров хөрмәтенә аталган объектлар