Анатолий Юнысов, Анатолий Госман улы Юнысов (бүләкләү кәгазьләрендә Анатолий Усманович Юнусов, 1934 ел, ССРБ, Казакъ ССР, Караганды өлкәсе, Октябрь районы, Майкодык — 1997 ел, Казакъстан) — йөк ташучы авыр автопоезд йөртүчеләр бригадиры, ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1985), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1986), 11нче чакырылыш ССРБ Югары шурасы депутаты (1984—1989).

Тәрҗемәи хәле 1934 елда Казакъ ССР Караганды өлкәсе Октябрь районы Майкодык бистәсендә (хәзерге Караганды шәһәренең бер микрорайоныМайкудук - один из районов Караганды ) татар гаиләсендә туган.

1951 елда «Карагандашахтуправление» 2нче трестының төзелеш идарәсендә электр белән эретүче булып эшли башлый. 1956 елдан шул ук идарәдә машина йөртүче. 1974 елдан Акмола автотранспорт хуҗалыгында бригадир.

А. Юнысов Казакъстанда беренчеләрдән булып, үзбушаткыч машинасыннан һәм үз кулы белән җыйган ике үзбушаткыч прицебыннан торучы беренче автопоезд ясый. Әлеге автопоезд белән ул 60 тоннадан артык бөртек ташый башлыйСаяпова З. А. «Тан» – время рассвета. Астана, 2014. – С. 41..

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1985 — ССРБ дәүләт премиясе 1986 — Социалистик Хезмәт Каһарманы 1986 — Ленин ордены

Әдәбият З. А. Махмутов. История татар Кокшетау и Акмолинской области. К.: Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ, 2019, 154нче бит. ISBN 978-5-6042082-7-4

Сылтамалар Анатолий Усманович Юнусов

Искәрмәләр

Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ Югары Шурасы депутатлары Төркем:Казакъстан татарлары