Рафаил Газизов, Рафаил Шәкүр улы Газизов (1947 елның 26 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән) — язучы, шагыйрь, укытучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1992 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (1994), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Тәрҗемәи хәле 1947 елның 26 апрелендә Мамадыш районы Кирмән Башы (Кече Кирмән) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе Шәкүр, Бөек Ватан сугышында катнашкан танкист, инспекторы, өлкән улы Рафаил 4 яшьтә вакытта вафат, ике баланы әнисе Хөснурый, авыл шурасы сәркатибе, үстерә. Энесе Илсур (1950). Туган авылының сигезьеллык (1962), Мамадышның 2нче урта (1965) мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1972), читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген (1986) тәмамлаган. Туган авылы мәктәбендә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире, 1972—2010 елларда мәктәп директоры вазифаларын башкара.

Иҗаты Исеме матбугат битләрендә, ТР һәм БР шагыйрьләренең күмәк җыентыкларында 1960-еллардан күренә. Шигъри һәм чәчмә әсәрләрендә авыл тормышын, авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын үзенә бер җылылык, моңлылык һәм эчкерсезлек белән бирә. «Бөре керфекләре» (1985, ТКН), «Җиләкле алан» (1988, ТКН), «Чөгендер хикмәтләре» (1990, ТКН), «Хат» (1994, ТКН), «Түбән оч малайлары» (1998, К.: «Татар китабы»), «Кичер, кичерә алсаң» (1998, К.: «Татар китабы»), «Ак болыт» (2003, Яр Чаллы: Газета-китап нәшрияты), «Бүләгем» (2003, К.: «Мәгариф», Һ. К. Андерсен дипломына лаек була), «Чакматаш» (2004), «Яшен ташы» (2007), «Бердәнбер» (2012), «Тәрәзәләр» (2014), «Саумы, болын» (2016), «Ачык тәрәзәләр» (2017, «Елның иң укылган китабы» Самой читаемой книгой года изданной в 2017 году признана книга «Ачык тәрәзәләр» Рафаиля Газизова ), «Күрше кызы» (2018) һ. б. китаплары нәшер ителгән. Мамадыш төбәге энциклопедиясе булган «Мамадышым – язмышым» (2005), «Мамадыш – судьба моя» (2007) китапларының баш мөхәррире була. Остазлары итеп Шәйхи Маннур, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллинны саный Рафаил Газизов . Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы.

Билгеле татар җырчылары (ИлСаф, Азат Тимершәех, Илдар Әхмәтов һ. б.) башкара торган «Тәрәзәләр-әни күзләре», «Бездә, тик бездә генә», «Мамадыш - гүзәл кала» Мамадыш-гүзәл кала (көйләрен Вәсим Әхмәтшин язган), «Татлы сагыш», «Кирмән башы» (көйләрен Илгиз Закиров язган), «Сине көтәм» (Айдар Тимербаев көе), «Шомырт» (Роберт Газизов көе) һ. б. популяр җырлар авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1988 — РСФСР халык мәгарифе отличнигы 1994 — Татарстанның атказанган укытучысы 1991 — Шәйхи Маннур исемендәге премия (Мамадыш районы) 2003 — Фатих Хөсни исемендәге премия (ТР язучылар берлеге) 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлеге» медале 2006 — Һ. Х. Андерсен исемендәге халыкара Диплом 2007 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2014 — «Мамадыш районы каршындагы казанышлар өчен» медале 2022 — Илдар Юзеев премиясе Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды. Татарстан Язучылар берлеге

Гаиләсе Хатыны Рәсимә, балалары: уллары Рузил, ?, кызы Алсу.

Искәрмәләр

Әдәбият Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. К.: «Мәгариф», 2005. Рафаил Шәкүр улы Газизов. «Мәйдан», 2017 ел, апрель, 4-24нче бит.

Сылтамалар

Рафаил Шәкүр улы Газизов Рафаил Газизов «Милләттәшләр» порталында Рафаил Газизов хикәяләре

Моны да карагыз

Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Балалар язучылары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСР халык мәгарифе отличниклары Төркем:Андерсен премиясе лауреатлары Төркем:Илдар Юзеев премиясе лауреатлары