Мәсгут Гайнетдин — әдәбиятчы-галим. Хезмәтләре борынгы татар әдәбиятына, Х.Туфан иҗатына багышланган.

Мәсгут Гайнетдинов 1929 елда Куйбышев өлкәсенең Яңа Малыклы районы, ЛабитХәзер Сембер өлкәсенә керә. авылында Вәлиәхмәт-мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Вәлиәхмәтне хокуклардан мәхрүм итәләр, балалары белән өеннән куып чыгаралар, ләкин ул туган төбәген ташлап китми. Мәсгут ачлык-ялангачлыкны, кыерсытулар, талаулар, тентүләрне күреп үсә. Күршедәге Әбдери авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлый. Камышлы татар педагогика училищесында белем ала. 1950 елда Мәләкәс укытучылар институтының, 1957 елда Ташкент педагогика институтының тарих бүлекләрен тәмамлый. Бер үзбәк кышлагында балалар укыта.

1964 елда читтән торып Казан университетына аспирантурага керә. 1972 елда Х.Туфан шигъриятенә багышланган диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе — Зәет Мәҗит).

1968 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторына лаборант итеп урнаша, тиздән өлкән фәнни хезмәткәр вазифасына җитә. Х.Хәйри, Нил Юзиев җитәкчелегендә алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»н язуда катнаша.

2000 елда XIX гасыр татар әдәбиятына багышланган докторлык хезмәтен яклый.

Басылган китаплары Хакыйкать юлыннан. Казан, ТКН, 2001 Гасырлар мирасы. Казан, ТКН, 2004 Мәңге тоныкланмас көзгебез. Казан: Татар. кит. нәшр. 2006. Без белмэгэн Туфан. 2011 Без элек тә без идек… Казан, Татарстан китап нәшрияты. 2014. ISBN: 978-5-298-02769-4 Йосыф Акчура. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 2015. ISBN 978-5-298-03036-6

Искәрмәләр

Төркем:Сембер өлкәсендә туганнар Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар