Буыннар мирасы музее () — Татарстанның Яңа Чишмә районы Акбүре авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее филиалы. Яңа Чишмә районы Акбүре авылы тарихы белән таныштыра.
Тарих 2015 елда Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее филиалы буларак ачыла Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее . Яңа Чишмә районы сайты, 22.01.2019.
Музейны оештыруның һәм музей өчен махсус бина төзүнең инициаторы — Акбүредә туган Әнвәр Мәхмүт улы Залаков (1949—2018), 1999—2018 елларда «Татмелиорация» траст компаниясе генераль директоры Новошешминсому району – 85 . «Элита Татарстана», 24.09.2015.
Экспонатлар Музей фондында 1 100 саклау берәмлеге экспонат саклана, шул исәптән ташка әверелгән агач, татар милли киемнәре, чигү үрнәкләре, эш кораллары, хатын-кыз бизәнү әйберләре, сөлгеләр, нумизматика, геральдика һ. б. Бөек Ватан сугышы белән бәйле экспонатлар, авторлары һәлак булган 41 хат саклана.
3 экспозиция эшли: «Авылның борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы», «Татар йорты», «Авыл шәҗәрәсе».
Музей Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары белән баетылаБуыннар мирасы музее экспонатлар белән баетыла. twitter.com.
Сылтамалар Азат Мусин. В селе Ак Буре Новошешминского района открылся новый музей . «Шешминская новь», 11.12.2015 В «Музее Наследия поколений» прошло мероприятие, посвященное Дню снятия блокады города Ленинграда. tatfrontu.ru, 29.01.2019
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Яңа Чишмә районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары