Өлфәт Мәганов, Өлфәт Мәган улы Мәганов (1928 елның 13 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы — 2018 елның 15 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) — Татарстан геофизикасына нигез салучыларның берсе, ССРБ һәм РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе.

Тәрҗемәи хәле

1928 елның 13 ноябрендә БАССР Шаран районында туган. Уфада геология техникумын тәмамлаганнан соң, 1947 елда Шөгер авылында урнашкан геофизик экспедициягә җибәрелә. 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер булып эшли, 1978—1998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсен җитәкли Маганов Ульфат Маганович. «Республика Татарстан», 16.10.2018.

1955—1957 елларда ВЛКСМ Әлмәт шәһәр комитетының беренче сәркатибе. 1958 елда Әлмәтнең геофизика хезмәтләре идарәсенә әйләнеп кайта. И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. 58 ел әлеге идарәдә эшли, шуларның 20 елын җитәкче булып тора. Татарстан геофизикасына нигез салучыларның, «Татнефть»не башлап җибәрүчеләрнең берсе. Татарстанда тикшеренүләрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, 1970-еллар уртасында борауланган җиде горизонталь тикшеренүләр үткәрә, тикшеренүләр оештыра һәм тәэмин итә. Татарстан геофизикасы елъязмасына Ө. М. Мәганов нефть катламнарын ачуның һәм насос-компрессор торбаларын парафиннан электр белән җылыту методы белән чистартуның яңа ысулын үстерү инициаторларының берсе буларак керде. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашы белән промыселларда нефть ятмаларын эшкәртүгә геофизик контроль системасы методикасы һәм аппаратурасы кертелде, төзелә торган скважиналарның геофизик тикшеренүләре материаллары цифрлы теркәүгә күчте Умер один из основоположников татарстанской геофизики, отец двух выдающихся нефтяников Ульфат Маганов. ИА «Девон», 16.10.2018 .

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены Халыклар дуслыгы ордены ССРБ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре ТАССРның атказанган нефтьчесе «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «Фидакарь хезмәт өчен» медале

Гаиләсе Хатыны Роза Фатыйх кызы (1930―2025), Әлмәтнең 2нче мәктәбендә 1985 елга кадәр рус теле укытучысы булып эшләгән, «РСФСР Халык мәгарифе отличнигы» исеме, Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнгәнНе стало замечательного педагога Розы Магановой. iadevon.ru, 9.07.2025. уллары Равил (1954―2022Равиль Маганов похоронен в Альметьевске. iadevon.ru, 2.09.2022), Наил — нефть табу һәм чыгару өлкәсендә топ-менеджерлар, кызы Энҗе 4 онык һәм 2 оныкчык

Искәрмәләр

Сылтамалар

Әлмәт районы җитәкчесе А. Р. Хәйруллин Мәгановлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Әлмәт районы сайты Умер один из основоположников татарстанской геофизики, отец двух выдающихся нефтяников Ульфат Маганов. ИА «Девон», 16.10.2018 Мәганов Өлфәт Мәган улы. «Республика Татарстан»

Моны да карагыз

Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Татарстан нефтьчеләре Төркем:И.М. Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре Төркем:ССРБ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре Төркем:Татарстан АССР атказанган нефтьчеләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр