«Туган тел» () — Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның 1957 елда язган шигыре. Шигыренә эпиграф итеп автор Габдулла Тукайның 1909 елда язылган «Туган тел» шигыреннән беренче юлны алган Туган тел. Рәми Гарипов.

Тарих Башкортстанның халык шагыйре (1992, вафатыннан соң), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988, вафатыннан соң) Рәми Ягъфәр улы Гарипов (1932—1977) әлеге шигырьне 25 яшендә, 1957 елда язган. XX гасырның 60нчы елларында, барлык милли телләргә игътибар кими барган бер чорда, Рәми Гарипов әлеге шигыре белән халыкны уятып җибәрә, халыкны тел язмышы, милләт язмышы турында уйланырга этәрә . Шагыйрьгә туган тел турында әйткән кыю сүзләре өчен «милләтче» ярлыгы ябыштырыла, язучылар берлегеннән чыгарыла.

Тәрҗемәләре Рәми Гариповның «Туган тел» шигыре беларус, рус, украин, саха телләренә тәрҗемә ителгән.

2022 елда әлеге шигырьнең 45 телгә тәрҗемәсе тупланган җыентык басылып чыккан. Проект авторлары — Лариса Абдуллина (Башкортстан) һәм Светлана Быкова (Беларусь Республикасы), рәссам — шагыйрнең улы Азамат Гарипов, дизайнер — Анатолий Корнеев.Ләйлә Аралбаева. Рәми Ғариповтың «Туған тел» шиғыры донъяның 45 телендә донъя күрҙе. «Башинформ» МА, 14.12.2022 Өземтә

Кызыклы факт Башкорт Википедиясендә 50 000нче мәкалә — әлеге шигырь турында. Авторы — украин википедиячесе Виктор Семенюк Башкорт Википедиясендә 50 меңенче мәкалә Рәми Гарипов шигыренә багышланды. «Башинформ» МА, 1.11.2019. Искәрмәләр

Сылтамалар Шигырьнең рус теленә тәрҗемәсе Шигырьнең рус, украин, саха телләренә тәрҗемәсе Туган тел - синең җаның, дөньяң, синең нурың...

Төркем:Шигърият Төркем:Рәми Гарипов Төркем:Башкорт әдәбияты