Сабай — Татарстан Республикасының Саба районындагы авыл. Район үзәгеннән 10 км көнбатыштарак, Мишә елгасының уң кушылдыгы Кече Мишә елгасыннан 1 км читтә урнашкан. Халкының төп шөгыле - терлекчелек. Башлангыч мәктәп. Клуб. 1989 елда 176 кеше (татарлар), 2000 елда 125 кеше яши. Географиясе Сабай Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 77 чакрым, ә район үзәге Байлар Сабасыннан көньяк-көнбатышка таба 10 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 16 йөздә нигез салына. Авыл тарихына бәйле бер өзек: "Сабай авылы зиратына шушы төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе, мулла Гыйльман Яхин җирләнгән. Кабере өстенә куелган таш сынып-ватылып берничә кисәккә аерылган, шул сәбәпле, төгәл вафат елын укып булмый, бары тик 1850 нче елларда икәнлеген чамаларга мөмкин. Гыйльман Яхин — күренекле татар мәгьрифәтчесе Таиб Яхинның (1844-1910) атасы. Аның туган-үлгән елларын (1801 — 1853) архив документлары буенча ачыкладык. Гыйльман хәзрәтнең улы Габделгалләмгә куелган таш та шушы ук зиратта. Ул 1910 елда 78 яшендә дөнья куйган. Шул тирәдә үк Габделгалләмнең хатыны Гөлбәширә Габделмән кызы (1834—1890) һәм аларның уллары Габдулла (1862-1918) да җирләнгән, каберләре өстендә ташлар бар".
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 35 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Авыл җирендә туган танылган кешеләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1950-12-05 Фәүзия Бәйрәмова Казан (Идел буе) федераль университеты хокук яклаучысыҗәмәгать эшлеклесеязучысәясәтче
Таиб Яхин – күренекле татар мәгьрифәтчесе. Фәүзия Бәйрәмова – Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Татар энциклопедия сүзлеге / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов; җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. - Казан: ТР ФА Татар энциклопедия институты, 2002. - 830 б. (Мәгълүматлар 532 нчы биттә китерелгән). ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА Саба төбәгенең эпиграфик истәлекләре