Дантешвари Гыйбадәтханәсе ул Дантешвари Алиһәсенә багышланган гыйбадәтханә, һәм Һиндстан буйлап илаһи хатын-кыз Шактиның 52 Шакти Питаларның берсе булып тора. 14-енче гасырда төзелгән гыйбадәтханә Чһаттисгарһ, Дҗагдалпур Тэһсилдан 80 км ераклыкта урнашкан шәһәрчектә урнашкан. Дантевада иртәрәк Какатия хөкемдарларының төп Алиһәсе Дантешвари Алиһәсе хөрмәтенә аталган. Традицион рәвештә ул Бастар дәүләтенең Кулдэвисы (гаилә Алиһәсе).History of the temle Dantewada district Official website.Danteshwari Temple Chhattisgarh State Tourism, Official website. Гыйбадәтханә ул риваятьләр буенча, Сати Алиһәсенең Даантһ яки Теше төшкән урын, бу "Сатья Юга" вакытында Шакти изге урыннары барлыкка китерелгән эпизод вакытында булган. Һәр елны Дусшеһра вакытында әйләнә-тирә авыллардан һәм джунглилардан кабилә әгъзалары Алиһәгә хөрмәт күрсәтү өчен җыелалалр, шул вакытта аның потын шул борынгы Дантешвари гыйбадәтханәсеннән алып чыгалар һәм шәһәр буйлап купшы процессия белән алып баралар, бу хәзер "Бастар Дуссеһра" фестиваленең популяр турист манзара өлеше булып тора.Danteshwari TempleCelebration in tribal land The Hindu, Dec 14, 2003. Биредә шулай ук Наваратрилар вакытында кебек Джйотиш Калашларны яктырту традициясе бар.

Манзара Дҗагдалпурның көньяк көнбатышында Дантевадада урнашкан, Шанкини һәм Дһанкини изге елгалар кушылган урында, ике елга да төрле төсләргә ия, бу алты йөз еллык гыйбадәтханә Һиндстанда борынгы мирас урыннарының берсе булып тора һәм Бастар регионының дини-иҗтимагый-мәдәни тарихы чагылышы булып тора. Һиндстанның бу гыйбадәтханәсе турында мәгълүмат аз. Гаять зур гыйбадәтханә комплексы хәзер тарих һәм традициянең чынлап торучы һәйкәле булып тора. Бай архитектур һәм сынчылык байлыгы һәм купшы фестиваль традицияләре белән Дантешвари Май гыйбадәтханәсе бу төбәкнең әһәмиятле рухи үзәге булып тора.

Риваять

Ышану буенча монда Сатиның теше монда төшкән һәм Дантешвари Шакти Пита нигезләнгән булган. Борынгы риваять буенча Сати Алиһәсе ягна кунд ут чокырында үзен яндырган булган. Бу Яга вакытында аның әтисе Дакша ире Шиваны рәнҗеткән өчен шулай булган. Сатиның үлеменә ярсуланып Ходай Шива Дакшаның Ягасын җимергән һәм кулларында Сатиның тәне белән "Таандав" башкара башлаган. Ходай Вишну Ходай Шиваны Сатиның үлеменнән борчылуыннан арындырыр өчен Сати Алиһәсенең үле гәүдәсен Сударшан белән кискән. Сати Алиһәсенең үле тәненең өлешләре илле ике төрле урыннарга куелып һәм Шакти Питһалар итеп изгеләштерелгән булган.

Арихитектура Дантешвари гыйбадәтханәсе 14-енче гасырда төзелгән булган. Дантешвари Маиның поты кара таштан кисеп ясалган булган. Гыйбадәтханә дүрт өлешкә бүленгән: Гарбһ Гриһа, Маһа Мандап, Мукхья Мандап һәм Сабһа Мандап. Гарбһа Гриһа һәм Маһа Мандап таш кисәкләрдән төзелгән булган. Гыйбадәтханәгә керү алдында Гаруда Баганасы бар. Гыйбадәтханә үзе массив стеналар белән әйләндерелгән киң мәйданчыкта урнашкан. Шикхара сынчылык бизәлеше белән бизәлгән.

Шулай ук карарга мөмкин Һиндстанда Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге Тамда Гһумар Чиктракоте Шарлавыклары Котумсар Мәгарәсе Мендри Гһумар Җагдалпур Кангер Гһати Милли Паркы Индравати Милли Паркы

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Ancient Temples in Dantewada District Danteshwari Temple History and Images Danteshwari-temple at wikimapia

Төркем:Һинд дине Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Шиваизм Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Шактизм