Армавир татар мәчете () — РФ Краснодар крае Армавир шәһәрендә 1910—1928 елларда эшләгән ислам гыйбадәтханәсе, сөнни җәмигъ мәчете. Хәзер бинада берничә торак фатир урнашкан. Мәчет бинасы — шәһәрнең архитектура һәйкәле Татарская суннитская мечеть. news-armawir.ru.
Тарих XX гасыр башында Армавирның Казан татарлары җәмгыяте авылның (1914 елдан шәһәр) Гаскәри (, соңрак Ленин, хәзерге Пугачев) урамында җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт ала. Ротмистр Идриз(с) Бек улы Тутаев башлап йөри. Нугай кенәзе полковник Атажук Адилгерей улы Капланов-Нечев теләктәшлек күрсәтә, мәчет төзелешенә акча белән ярдәм итә. Капланов-Нечевларның авылы Кубанское Кубанское. rodoslovnaya.org хәзерге вакытта Армавир шәһәре составына керә Армавир. Татарская мечеть. Ногайлар/Ногайцы Вконтакте, 16.05.2019.
1910 елдан башлап Армавир мөселманнарының сөнни җәмигъ мәчете барлыкка килә. Мәчет проектының авторы — Пятигорск архитекторы Э. Б. Ходжаев булган. Мәчетне М. И. Мисожниковның төзелеш конторасы торгыза. Сметасы якынча 7 мең сум тәшкил итә Город и его жители. История города. webarmavir.ru, 17.10.2012.
Мәчет татар дини архитектурасы рухында торгызылган. Мәчетнең сигезкырлы өч катлы манарасы, нәфис шлемсыман гөмбәзе һәм биек шпильдә ярымае булган. Балконнан мөәзин көненә мөселманнарны 5 тапкыр намазга чакырган.
1911 елда мәчет каршында Рус-мөселман училищесы ачыла, анда җирле татарларның балалары башлангыч белем ала. Ул вакытта мөселманнар арасында сирәк күренеш — малайлар һәм кызлар әлеге мәктәптә бергә укыган.
1912 елдан имам вазифасын Гыймади Камалетдин улы Байгилдиев (язучы Шәриф Камалның бертуган абыйсы) башкара. Гыймади Байгилдиев Армавирда иң белемле кешеләрнең берсе була. Татар һәм рус телләреннән тыш, ул гарәп, фарсы, төрек һәм немец телләрен дә камил белгән.
1928 елда мәчет ябыла. Армавир татар мәчетендә «» урнаша. Мәчетнең манарасы җимертелә.
Хәзерге хәле
Мәчет бинасы дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле булып тора. Бүген Татар сөнни мәчете бинасында берничә торак фатир урнашкан. Архитектура һәйкәле итеп игълан ителсә дә, бинаның әүвәлге кыяфәте төрле өстәмә корылмалар белән бозыла. Мәчет бинасы бетүгә һәм җимерелүгә дучар ителгән Татарская суннитская мечеть. RostovGid.ru. Искәрмәләр
Сылтамалар Армавирдагы татар мәчете. 1911. tatar-ile.livejournal.com, 5.12.2014 Жданова Л.А. Купеческая благотворительность в контексте культурной жизни кубанских городов . Вестник Краснодарского государственного института культуры, 2016, № 2(6), стр. 3.
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1910 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Краснодар крае мәчетләре Төркем:Армавир Төркем:Элекке мәчетләр