Андоррада ислам (, ) — Андорра кенәзлеге территориясендә ислам дине.
Тарих Андорра кенәзлеге җирләренә мөселманнар беренче тапкыр 700-елларда аяк баскан. Андорра күп гасырлар дәвамында католиклар иле генә булган. Әлеге хәл Андорра хакимнәренең (кенәзләренең) берсе католик чиркәве вәкиле — Урхел епискобы булу белән бәйле. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң илдә башка дин вәкилләре дә урнаша башлаган.
Андорраның барлык халыкы — 76 177 (2019). Андорра Конституциясе ватандашларына дин иреге һәм дини эшчәнлек иреген гарантияләсә дә, ул католик чиркәвенә өстенлек бирә, Андорра административ яктан да католик чиркәү приходлары буенча бүленгән Status of Government Respect for Religious Freedom Constitució del Principat d'Andorra (Андорра кенәзлеге Конституциясе) .
АКШта 2006 елда игълан ителгән Дин иреге турында халыкара доклад () нигезендә, Андорра халкының күбесе (88,2%) — католиклар. Андоррада 1 000—2 000 Төньяк Африкадан (Мәгърибтән) килгән мөселман яши һәм алар илдә иң зур мөселман төркеме булып тора International Religious Freedom Report 2006. state.gov, 15.09.2006 Andorra. encyclopedia.com. Мөселманнар, нигездә, ике төркемгә бүленгән, аларның берсе — сөнниләр, икенчесе — .
Мөселманнар саны Марокко гарәпләре (515) Төрекләр (112) Пакистанлылар (79)
Андорра ислам җәмгыяте Андоррада махсус төзелгән мәчет юк. Ил хөкүмәте, очсызлы җир кишәрлекләре булмауны сылтау итеп, мәчет өчен җир бүлеп бирүдән баш тарта.
Андорра мөселман җәмгыятенең Ислам мәдәни үзәге һәм берничә гыйбадәт бүлмәсе бар. Ислам җәмгыятенә күпчелек Марокко гарәпләре, төрекләр, пакистанлылар керә. Мәдәни үзәктә 50гә якын студент гарәп теле өйрәнә. Ислам мәдәни үзәгенең мәйданы намаз уку һәм мәдәни чаралар үткәрү өчен кечкенә булганлыктан, 2003 елда Андорра ислам җәмгыяте имамы Мөхәммәд Рагиг (Mohamed Raguig) епископ (Урхел епискобы, бер үк вакытта, 1971-2003 елларда Франция президенты белән берлектә Андорра идарәчеләренең берсе) мәчет төзү өчен чиркәү җирләреннән кишәрлек бүлеп бирүне яки мәчет итеп файдалану өчен чиркәү эчендә бина бирүне сорап мөрәҗәгать итә Muslims in Andorra ask for Bishop help to build mosque. arabicnews.com, 29.04.2003.
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Андоррада дин