Люксембургта ислам (люкс. Den Islam zu Lëtzebuerg, , ) — Бөек Люксембург Герцоглыгы территориясендә ислам дине. 2015 елдан юридик яктан танылган дин Finally good news from Europe, Islam recognized in Luxembourg (Ниһаять, Аурупадан яхшы яңалык: Люксембургта Исламны таныдылар). sandzakpress.net, 23.01.2015. Люксембургта мөселманнар дини азчылыкны тәшкил итә: Люксембург халкының (615 000) 3 % ы (18 172) (2020) Muslim Population By Country 2020 . Мөселманнарның вәкиллекле органы — Бөек Люксембург Герцоглыгы мөселман җәмгыяте ассамблеясе () шурасы. Шура рәисе — Сабахудин Селимович (Sabahudin Selimovic) Бөек Люксембург Герцоглыгы мөселман җәмгыяте ассамблеясе сайты.

Тарих 1970-елларга кадәр Люксембургның мөселман халкы зур булмаган. 1970-еллар уртасында ~300 гә якын кеше исәпләнә, ә 1990-еллар уртасында мөселманнар саны 10 000 кешегә кадәр арткан. Шул вакыттан бирле халык элеккеге Югославия илләреннән сыену урыны сорап килүчеләр, нигездә, босниялеләр хисабына, шулай ук Албания, Косово, Сербия, Каратау мөһаҗирләре исәбенә арткан. Люксембург мәчетләре имамнары — Балканнан чыккан руханилар. Вәгазьләр гарәп, хорват, француз, инглиз телләрендә укыла. Илдәге унлап мәчет күзгә ташланып тормый, чөнки гадәти торак йортларда урнашкан Неприметные мусульмане Люксембурга. islamosfera.ru, 7.11.2019. Люксембург Конституциясе ватандашларына дин тоту иреге тәэмин итә. Католиклар Люксембургның диндар халкының төп өлешен (якынча 95%) тәшкил итә. Дини конфессияләр арасында икенче урында — ислам. 1979 елда кабул ителгән канун буенча, ил хөкүмәте дин турында мәгълүмат җыюны тыя Добро пожаловать в Люксембург..

1995 елдан башлап илдә корбан чалу һәм шәригать буенча терлек сую тыела, ит читтән кертелә.

Ислам мәдәни үзәге

(Qatar Charity, QC) 10 мең мөселман яшәүче Люксембург дәүләтендә беренче ислам үзәген — Люксембург Бөек Герцоглыгының Ислам мәдәни үзәген () булдыру турында игълан итә. Үзәкне шәех Хамад бин Насер бин Җассим Әл-Тани (Hamad bin Nasser bin Jassim al-Thani) нигезли. Үзәк Люксембург шәһәрендәге ~3 мең мөселман өчен эшли. Бәясе 2,2 млн евро тәшкил иткән объектка мәчет, мәктәп, юридик үзәк һәм яшьләр өчен белем бирү үзәге керә. Үзәкнең гомуми мәйданы 650 квадрат метр. Катар хәйрия фонды проект бәясенең 75 % ын кертә, үзәкнең проектын Люксембург ислам җәмгыяте тормышка ашыра. Ислам мәдәни үзәгендә аралашу гарәп, , француз һәм инглиз телләрендә алып барыла.

Люксембург дәүләте беренче тапкыр 2009 елга үзенең еллык бюджетында мөселман мәдәнияте өчен финанс ярдәмен резервлый (2.480,00 €). 2015 елдан дин юридик яктан танылгач, дәүләт бюджетыннан ел саен ислам җәмгыяте ихтыяҗларына 450 000 евро бүлеп бирү күздә тотыла .

Сылтамалар Ислам мәдәният үзәге сайты Люксембург мәчетләре сайтлары Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Люксембургта дин