Гөрҗистанда ислам () — Гөрҗистан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Гөрҗистан халкының (3 996 мең кеше) 9,9 % ы (~400 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 .

Тарих

Ислам хәзерге Гөрҗистан территориясендә Гарәп яулары чорыннан башлап зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында тора. 645 елда Гөрҗистан җирләренә беренче тапкыр гарәпләр бәреп керә, әмма грузин җирләренең күпчелеген алар бары 735—737 елларда гына буйсындыра алган.

736—1122 елларда Тифлис җирле мөселман мөһим мәдәни-дини үзәге була. Тирә-юньдәге авыл төбәкләренең грузин халкы христианлыкка тугърылыгын саклап кала. 1080—1480 еллар арасында исламның тәэсир көче кими бара. XV гасыр ахырында, Гөрҗистанда Фарсы патшалары хакимияте көчәю белән, Көнчыгыш Гөрҗистан территориясендә ислам көчәя.

Госманлы империясе кул астына күчкән Көнбатыш Гөрҗистан халкы XV—XVIII гасырларда исламга күчә. Исламлаштыру нәтиҗәсендә грузин этносыннан субэтник төркемнәр — , аҗарлар, аерылып чыга. Месхет төрекләре — Месхетиягә күчеп килгән Госманлы төрекләренең нәселе (гөрҗи теориясе буенча).

XVI гасырның икенче яртысыннан, 1547 елдан 1878 елга кадәр Госманлы империясе составында булганда, аҗарлар ислам динен тота. 1926 елга кадәр аҗарларны «гөрҗи-мөселманнар» дип атау кабул ителгән булган. 1926 елгы халык санын алу барышында 71 498 гөрҗи-мөселман «аҗар» дип теркәлгән. Хәзерге Гөрҗистанда аҗарларның диннәре турындагы мәгълүматлар халык санын алу вакытында җыелмый, ә иҗтимагый сораштырулар барышында билгеләнә. XX гасыр уртасында мөселманнар автономияле республика халкының 70 % ы, ә христианнар 30 % ы булса, XXI гасыр башында христианнар 75 %, ә мөселманнар 25 % булганРаффаэле Гуэрра. Грузия: рост числа обращений из ислама в христианство. Vatican Insider, 21.09.2013Александра Никифорова. Митрополит Батумский Димитрий — о чуде в Аджарии, мусульманах и Патриархе Илии. Православие и мир, 6.12.2012. Батум шәһәренең мөселман җәмгыяте, халкының күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән таулы Аҗарстаннан шәһәргә күченеп килүче яшьләр исәбенә елдан-ел арта бара, шулай ук соңгы елларда шәһәр яшьләре мәчеткә торган саен активрак йөри һәм ислам йолаларын төгәл үти.

Мәчетләр Гөрҗистанда ~400 мең мөселманга 200 гә якын мәчет бар. Аларның 50се , 120 гә якыны , калган 30 ы бөтен ил буенча таралган. Башкалада һәм Гөрҗистан буенча гомумән алганда, шигыйлар саны сөнниләр саныннан артып китә. Совет чорында мөселманнар 4 мәчеткә (нигездә, шигыйлар) ия булган, аларның иң танылганы - Исмаил шаh исемендәге мәчет (халык телендә - Габбәс I мәчете), ул кырында торган, аны 1951 елда, яр буе урамы ясау сылтавы белән, җимергәннәр. Тифлис мәчете

Тифлис шәһәрендәге бердәнбер сакланып калган мәчет XVIII гасыр башында, 1723—1735 елларда төрекләр тарафыннан төзелә, әмма тиздән шәһәргә бәреп кергән Иран , Иран шаһы (1736—1747 елларда) Надир шаһ боерыгы буенча сүтелә. 1846—1851 елларда бу урында янә Италия архитекторы Джовани Скудиери проекты буенча мәчет төзелә. Бу сөнни мәчетен Казан татарлары төзегән, шуңа күрә мөселманнар аны «казан-татар» дип тә атыйлар. 1895 елда Азәрбайҗанның танылган хаҗи (1823—1924) финанс ярдәме белән, мәчет киңәйтелә һәм икенче каты төзелеп бетә.

1951—1996 елларда мәчет эчендәге гыйбадәт бүлмәсе кара пәрдә белән бүленгән була, бер яктан сөнниләр гыйбадәт кылган, икенче яктан — шигыйлар. 1996 елда мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнгән Я. Алиев карары белән пәрдәне алалар, һәм хәзер ике агымдагы дин тарафдарлары да Аллаһы Тәгаләгә бергә догалар укыйлар.

Батуми мәчете

Батумның Урта җәмигъ мәчете 1886 елда гөрҗи-мөселман Асланбәк Химшиашвили гаиләсе заказы буенча, аның әнисе акчасына корылган. Мәчет Газизия җәмигъ һәм Әхмәд-паша җәмигъ мәчетләре арасында төзелгәнгә күрә, «Урта җәмигъ» исемен алган. 1932 елдан 1946 елга кадәр Совет хакимияте тарафыннан ябылган. Бөек Ватан сугышы елларында мәчет хәрби корал склады итеп тотылган. 1946 елда (православларның Изге Николай храмы белән бер вакытта) мәчет яңадан эшли башлый Батум мәчете. Грузия для всех.

1995 елда манарасы яңартылган. 2007 елда да төзәтү эшләре башкарылган. Мәчет каршында балалар өчен Коръән һәм ислам тарихы өйрәнелә торган пансионат-мәктәп эшли. Шулай ук бинада мөфтият, мәҗлес, берничә имам эшли Батумдагы Урта җәмигъ мәчете. tourister.ru.

Милләтләр Мөселманнар арасында гөрҗиләр, азәрбайҗаннар, чеченнар, татарлар, лезгиннар, дагстанлылар һ. б. бар. Шулай ук Гөрҗистан территориясендә вакытлыча яшәүче Төркия һәм башка мөселман илләре да бар.

Оешма Гөрҗистан мөселманнары идарәсе рәисе — шәех хаҗи Рамин Игидов Рамин Игидов: Грузия является многоэтнической и многорелигиозной страной и историю религий должны преподавать объективно. 1tv.ge, 25.01.2018.

Демография 2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының 9,9 % ы (0,4 млн кеше чамасы) ислам динен тота.

Ислам диненең Аҗарстанның көнчыгышында һәм көньягында позицияләре көчле, мөселманнар саны барлык халыкның (25 450 кеше) 90 % нан артыграк Дини карашлары буенча Гөрҗистан халкы. 2014 елгы мәгълүматлар буенча, Аҗарстанның 334 мең халкының 133 меңе, Батум шәһәренең 152 839 халкының 38 762 е (25, 4 %) мөселман динендә булган.

Сылтамалар Хәзерге Грузиянең конфессиональ мозаикасында Ислам. Ислам в СНГ, 18.01.2012 Tbilisi Cümə məscid. zim.az, 7.02.2019 Развитие религии Ислам в Грузии. ahli-beyt.ge, 07.03.2010 Моны да карагыз Кавказ мөселманнары идарәcе Кавказ арты мөселман дини идарәләре

Шулай ук карагыз Газизия мәчете (Батум)

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Гөрҗистанда дин Төркем:СССРда ислам