Кече чебен чыпчыгы () — чыпчыклар отрядындагы кош.

Характеристикасы Чыпчыктан шактый ким. Күбрәк ялгыз йөри. Агачның түбән ботакларына канатларын төшереп, койрыгын күтәреп утыра. Вакыт-вакыт оча бәя, һавадагы бөҗәкләрне тотып ала. Сырт ягы көрәнсу соры. Гәүдәсенең ас ягы ак. Кара койрыгының ике ягыннан киң генә ак сызыклар үтә. Ата кошның тамагы һәм түшенең югарыга өлеше җирән. Башка чебен чыпчыкларыннан соры сырты, киң юл койрыгы белән аерыла.

Тавышы Тавышы тонык кына: «си-ли-си-ли» яки яхшы ишетерлек тырылдый: «тррр».

Яшәү рәвеше Юан агачлы куе урманнарда яши. Очып йөрүче бөҗәкләр белән туклана. Күчмә кош. Киң генә таралган. Агач куышларында яки ботаклар арасында оялый. Кызгылт соры тимгелле 5-6 бөртек алсу сары яки яшькелт ак сары йомырка сала. Зарарлы бөҗәкләрне тотып файда китерә.

Әдәбият Э. Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары китабы. Уфа,1986 ел. ИБ № 3478 28.693.35 И 90 Остапенко В. А. Птицы в вашем доме: Справочное пособие. — М.: Ардания, 1996. — ISBN 5-88666-011-9

Искәрмәләр

Категория:Кошлар Категория:Чыбар чебен чыпчыклары