Елга безелдәвеге, чикерткә чыпчык, елга чикерткәсе — чыпчыксыманнар отрядыннан чикерткә чыпчыклар ыругына караган кош.
Тургайдан ким, бик сак кош. Койрыгының очы түгәрәкләнеп бөтерелгән, сырты һәм түше кара парча сызыкчалар белән чыбаланган карасу көрән төстә. Күзләре өстендә аксыл кашлары бар. Корсак ягы аксыл. Башка чикерткә чыпчыкларыннан чуар сырты һәм түше белән аерыла. Көчле җил һәм яңгыр булганда да сайрый.
Тавышы Тавышы — озак дәвам иткән: «зер-зер-зер-зер-зер...».,.
Яшәү рәвеше Елга буендагы камышлыкларда яши. Вак бөҗәкләр, үлән орлыклары белән туклана. Күчмә кош. Киң генә таралган. Оясы җирдә, үлән арасында яки куакларда. Кызгылт көрән таплар белән чыбаланган: 4-6 бөртек саргылт көрән йомырка сала.
Әдәбият Э. Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары китабы. — Уфа, 1986. — ИБ № 3478 28.693.35 И 90 Остапенко В. А. Птицы в вашем доме: Справочное пособие. — М.: Ардания, 1996. — ISBN 5-88666-011-9
Төркем:Чикерткә чыпчыклары Төркем:Әлифба буенча хайваннар