Сөләйманова (Еникиева)Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 223нче бит Гөлсем (Өммегөлсем) Нурмөхәммәт кызы (1907 ел — 1968 ел) — җырчы, Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1957 ел) артисты.

Биография Сөләйманова Гөлсем (Өммегөлсем) Нурмөхәммәт кызы 1907 елның 12 (24) февралендә Казанда ярлы татар гаиләсендә туган. Әтисе Нурмөхәммәт татар җырларын оста башкаручы һәм гармунчы була. Мәктәптә укый башлагач, Гөлсем концертларда катнашып, матур җырлавы белән иптәшләренең һәм укытучыларның игътибарын җәлеп итер булган. 1927 елда Казан музыка укуханәсен тәмамлый.

1927-58 елларда Татар радиокомитетында солисткасы булып эшли. Ул вакытта радиода язма булмый, Гөлсем Сөләйманова микрофон каршында туры эфирда “Иске карурман”, “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Салкын чишмә” кебек үзенең яраткан җырларын башкарган. Бөек Ватан сугышы вакытында ул шулай ук радиода эшли, ул елларда аның чыгышлары ешая, ул төрле өлкәләргә концертлар куя.

Аның репертуарында Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов кебек татар композиторларының җырлары һәм романслары, татар һәм башкорт халык җырлары.

Мәскәү, Ташкент, Уфа һәм башка шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри.Театр и его история

Сөләйманова Гөлсем Нурмөхәммәт кызы 1968 елның 14 июнендә Казанда вафат була.

Мактаулы исемнәре Татарстан АССРның атказанган артисты (1939) Татарстан АССР халык артисты (1957)

Искәрмәләр

Чыганаклар Театральная энциклопедия. Том 4/Глав. ред. П. А. Марков — М.: Советская энциклопедия, 1965. — 1152 стб. с илл., 76 л. илл. Татарский энциклопедический словарь. — Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. — 703с. илл. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:ТАССР халык артистлары