Иске Мәңгәр — Татарстан Республикасының Әтнә районындагы авыл, Олы Мәңгәр авыл җирлеге составында. Географиясе Иске Мәңгәр Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 56 чакрым, ә район үзәге Олы Әтнәдән көньяк-көнчыгышка таба 6 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Авыл Сәмит елгасы бассейнында, район үзәге Олы Әтнәдән көнчыгышка таба 6 км ераклыкта урнашкан. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарихы Авыл тирәсендә таш кабер ташлары — XVI йөзнең эпиграфик һәйкәлләре сакланган. Казан ханлыгы чорыннан билгеле. 1603 елда И.Болтинның исәп кенәгәсендә Алат юлының Иске Мәңгәр бушлыгы теркәлә, бу исә Казан ханлыгы чорында биредә авыл булганлыгын һәм яудан соң яңадан торгызылганлыгын күрсәтә. XVIII—XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары сословиесенә караган. Бу чорда халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек була, туку кәсебе киң таралган булган. XX гасыр башында авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, фабрика эшли. Бу чорда авыл җирлеге җир өлеше 1050,4 дисәтинә тәшкил иткән. 1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1931 елда «Иске Мәңгәр» колхозы оештырыла. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Казан өязенең Олы Әтнә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантоны составында. 1930 елның 10 августында Тукай (1938 елның 25 мартыннан — Әтнә), 1959 елның 12 октябреннән Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районнарында. Халык саны 2010 елда 241 кеше яшәгән. Авылның милли составы: татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 207 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,55%, башка халыклар — 1,45%.

Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Габдул Нуриев (1922—2004) — совет табибы, дерматовенеролог, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан АССРның атказанган табибы. Наил Нуриев (1952) — педагог, математик, педагогика фәннәре докторы, профессор. Әхмәт Вәли Мәңгәр — Төркия сәүдәгәре, эшкуар, җәмәгать эшлеклесе. Икътисады Халык күбесенчә «Мәңгәр» авыл хуҗалыгы кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Мәдәният объектлары Авылда клуб эшли. Дини объектлар Мәчет (2005 елдан). Искәрмәләр

Әдәбият