Татар Суыксуы — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Район үзәге Актаныштан 28 км көнбатыштарак урнашкан.Татар Суыксуы авыл җирлеге административ үзәге. 1917 елга кадәр Семиостров волость үзәге булган. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 564 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 94.15%, башка халыклар — 4.26%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1.60%.

Тарих

Авыл башта Куады исеме белән теркәлеп калган. Башта бирегә марилар килеп төпләнгән. Памаш чишмәсенең сул ягында алар, уң ягына татарлар авыл төзегән. Юныс Йосыпов мәгълүматы буенча, авылга хәзерге Тукай районы Суыксу авылыннан күчеп килгәннәр. 1701 елдан авылда кешеләр яшәве теркәлгән. 1745 елгы рәсми кәгазьләрдә Сәфәр Габдуллин, Габдулла Иштәрәков, Шәрип Котлымөхәммәтов исемнәре теркәлеп калган. Мари Суыксуы Тугыз, Тат.Суыксу Камбар түбәсенә кергән. Типтәр катламындагылар 1760 елда Уфа канцеляриясе биргән Указ буенча килеп утырган. 1916 елда типтәрләр саны 114 ир-атка җиткән. 1795 елда 27 хуҗалыкта башкорт катламындагы 97 ир-ат, 100 хатын-кыз яшәгән. 1816 елда 147 ир-ат Мөхәммәт Сәфәргалин командасында исәптә торган. 1834 елда Җәнәй волостеның Богады түбәсенә, 13нче йортка кертелгәннәр. 1870 елда 100 йортта 307 ир-ат. 325 хатын-кыз көн күргән. 1884 елда барлыгы 599, 1906 елда 972, 1913 елда 929, 1921 елда 1093, 1926 елда 1041, 1965 елда 210 хуҗалыкта 843, 1989 елда 284 йортта 915, 1993 елда 299 гаиләдә 977, 2010 елда 322 хуҗалыкта 857 кеше яшәгән. Авылда мәчет 1798 елдан бирле эшли, аның каршында мәдрәсә булган. Памаш чишмәсендә су тегермәне, шулай ук җил тегермәне эшләгән. Пугачев явында Сабир Якупов һәм Сәет Даудов отрядлары марилар белән бергә яу чапканнар. Бөек Ватан сугышына 210 кеше алынган, шулардан 128е генә исән-сау әйләнеп кайта алганТат.Суыксу / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.333-334. Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1930-04-15 Сәгыйр Гыйльманыв 2005-09-19 Казан 1951-02-18 Роберт Сәлахиев Казан дәүләт аграр университеты агрономшагыйрь 2025-06-04 Татар Суыксуы

Минтимер Әхмәтханов (1944), «Сельэнерго» берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган энергетигы (2002). Хәнифә Гыйззәтуллина (1903―1983), ТАССР атказанган укытучысы (1954). Сәгыйрь Гыйльманов (1930―2005), төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Миңзифа Исламова (1939―2005), терапевт, РСФСРның атказанган табибы (1978). Фәнүс Моратов (1953), табиб-невролог, Татарстанның атказанган табибы (2003). Лилия Нуретдинова (1969), филология фәннәре кандидаты. Илдар Салихов (1953), физика-математика фәннәре кандидаты. Роберт Сәлахиев (1951―2025), шагыйрь, җырлар авторы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2020). Хафиз Хамматуллин (1961), драма актеры, Татарстанның халык артисты (2009). Роберт Хәлиуллин (1942), мәктәп директоры, РФ халык мәгарифе отличнигы. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.