Туембаш — Татарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл. Географиясе Туембаш Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 121 чакрым, ә район үзәге Кукмарадан төньяк-көнбатышка таба 9 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Авыл Киров өлкәсе белән чик буенда, Кукмарадан 12 километр төньяктарак урнашкан.
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 517 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 99,81%, башка халыклар — 0,19%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарих Инкыйлабка кадәрге чыганакларда Ураскино буларак та телгә алына. XVIII — XIX гасыр башында авыл халкы дәүләт керәстияннәре категориясенә кергән, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1859 елда мәчет искә алына. 20 йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1604 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Вәтке губернасының Малмыж өязе Күкшел вулысына керә. 1920 елдан ТАССРның Арча, 1928 елдан - Мамдыш кантунында. 1930 елның 10 августыннан - Кукмара, 1963 нең 1 февраленнән - Саба, 1965 нең 12 гыйнварыннан яңадан Кукмара районында. Инфратөзелмә Сарыкчылык үсеш алган. Тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә. Мәчет. Шәхесләр Лилия Хисмәтова (1980), филология фәннәре кандидаты (2009). Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.