Шаран районы () – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Шаран авылы Уфадан 180 км еракта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Туймазыда (35 км). Географик сыйфатлама Шаран районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көнчыгыш өлешендә, Ык елгасының уң ягына урнашкан. Ыкның кушылдыгы Сөн елгасы районны урталай бүлә. Авыл хуҗалыгы биләмәләре – 97 500 га (70,5%), ш.и. игеннәр – 52 655 га, көтүлекләр – 21 975, печәнлекләр – 22 603 га. Урманнар – 33075 га (24%). Халык 12 авыл советына берләшкән 104 авыл бар. Иң эреләре – Шаран (5,54 мең), Наратасты (0,86 мең), Зирекле (0,94 мең), Түбән Зәет (0,79 мең). 2002 елгы сан алу буенча районда халык саны буенча беренче урында башкортлар (31,1 %), татарлар (27,3 %), 24 авылда чирмешләр (20,2 %), руслар (10,65%), чуашлар (10,2%) яши. Ләкин район хакимиятенең мәгариф бүлеге үк бу саннарның ялганлыгын исбатлый.

Сан алганда милли составНаселение Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил. Елтатарларчирмешләрбашкортлар193934,1%14,5%13,3%197038,9%13,5%198951,0%6,4%200227,3%20,2%31,1% Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 49,3%, чирмеш теле — 18,8%, рус теле — 15,2%, чуаш теле — 7,8%, башкорт теле — 7,0%.

Административ бүленеш

Танылган кешеләр Закир Һади (1863, Ярәмкә—1933), XX гасыр башы татар язучысы. Павел Глезденёв (Исламгәрәй Миндияров, 1867-1923, Иске Тумбагыш) — мари мәгърифәтчесе, әдип һәм этнограф. Ибраһим Абдуллин (1920, Зирекле—2005), драматург, Салават Юлаев премиясе лауреаты. Зәйнулла Мөстәкыймов (1924, Юмадыбаш—1945), Советлар Берлеге Каһарманы. Мирхәй Фәрхетдинов (1915, Яңа Каръяуды—1944), Советлар Берлеге Каһарманы.

Марат Абдуллин (1948, Шаран), БДУ профессоры, химия фәннәре докторы. Зарема Әхмәтҗанова (1945, Зирекле—1992), шагыйрә, журналист. Рима Батталова (1964, Сакты), җиңел атлетика буенча 15 тапкыр дөнья чемпионы. Фән Вәлиәхмәтов (1951, Хафиз―2024), җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Ринат Гатауллин (1953, Түбән Зәет), икътисадчы, профессор (2007), фән докторы (2001). Йосыф Гәрәй (1901, Базгыя – 1988, Уфа), татар шагыйре. Рауис Гәрәев (1949, Түбән Зәет—2004), галим-агроном, фән докторы. Өлфәт Мәганов (1928—2018), Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе. Дмитрий Михайлов (1919, Шаран—2008), нефтьче, Социалистик Хезмәт Каһарманы. Гүзәл Сәгыйтова (1982, Түбән Зәет), 2025 елның 22 сентябреннән Казан шәһәре вице-мэры. Салават Хөсәенов (1960), спортчы (көрәш, гер спорты), тренер.

Мәгариф өлкәсе Урта белем 2009-10 уку елында 18 урта, 9 төп, 12 башлангыч мәктәп эшләгән. Аларда 3203 бала укыган. Шулар арасында татар балалары – 1624, чирмеш балалары – 692, рус балалары – 392, чуаш балалары – 333. Шаран районы башкортлары балаларына туган телләрен өйрәнүнең барча мөмкинлекләре тудырылган. 6 мәктәптә 39 башкорт баласы телен өйрәнә, моңа өстәп башка милләт балаларына ул дәүләт теле буларак керә. 23 мәктәптә 1145 бала татар телен өйрәнә. Бу – татар балаларының 70,5% туган телен өйрәнә дигән сүз. 16 мәктәптә 466 чирмеш баласы туган телен өйрәнә (67,3%). 4 мәктәптә 194 бала чуаш телен өйрәнә (58,3%). Район мәгариф бүлеге биргән мәгълүмат буенча Шаран районында рус балаларының 238 проценты (!) рус телен 11 мәктәптә туган тел буларак өйрәнә. Икътисад Районда төрле юридик формалы 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, шуларның 7се – кооператив, 6 ҖЧҖ, 3 муниципаль унитар предпприятие, 4 зур фермер хуҗалыгы (КФХ), 3 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 1 хосусый эшмәкәр. Шәхси хуҗалыклар – 7922. Эшмәкәрләр саны – 543. Шуларның 36 – кече предприятие, 391 шәхси эшмәкәр, 116 КФХ. Кече эшмәкәрлек 3891 кешене эш белән тәэмин итә. Район җиреннән ел да 0,2 млн т нефть суыртыла.

Матбугат «Шаран киңлекләре» газетасы “Ленин юлы” (“Ленинский путь”) (Бакалы районы белән Шаран районы берләшкәч, 1962 елда нәшер ителә, хәзерге Авыл таңнары'' гәҗитенең элгәресе)

Искәрмәләр

Сылтамалар Рәсми сайт

Төркем:Башкортстан районнары