Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия () — татар композиторларының фортепиано өчен язылган һәм фортепиано өчен эшкәртелгән башка әсәрләренең ике кисәктән торган тупланмасы. Татарстан Республикасының һәр музыка мәктәбе диярлек тупланма белән тәэмин ителгән.

Тасвирлама Әсәрләр жанр һәм авырлыгы буенча ике кисәккә төркемләнгән. Беренче кисәк музыка мәктәпләренең кече һәм урта классларында, икенче кисәк - урта һәм өлкән класслар, шулай ук музыка көллиятләрендә куллану максаты белән төзелгән. Җыентык матбугатта берничә тапкыр бастырылып чыккан әсәрләрдән, шулай ук әле яңа иҗат ителгән әсәрдән гыйбарәт. Җыентыкта махсус балаларга багышланган әсәрдән тыш, башка гомуми этник темалар белән үрелеп килгән әсәрләр дә чагылыш тапкан. Җыентыкта җыр, бию, марш, этюд, вальс, прелюдия, соната, концерт, токката кебек жанрларга караган соло һәм ансамбльдә башкарыла торган әсәрләр кулланылган.

Әсәрләр Эльза Әхмәтова, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Сабитовская, Екатерина Соколова, Вера Спиридонова, Флора Хәсәнова, Кира Шашкина тарафыннан туплана, мөхәррирләнә һәм 1987 елда Татарстан китап нәшриятында ике кисәктә бастырыла. Икенче кисәк күләм ягыннан күпкә зуррар. 2002 елда тупланманың беренче кисәгенең икенче басмасы "Яңалиф" нәшрият йортында дөнья күрә. +Тупланмада әсәрләре урын тапкан композиторлар исемлегеРезеда ӘхияроваФасил ӘхмәтовӘнвәр БакировЛуиза Батыр-БолгариРафаэль БилаловЮрий ВиноградовНәҗип ҖиһановРенат ЕникиевРәшит КәлимуллинАлександр КлючарёвАльберт ЛеманАнатолий ЛупповЛеонид ЛюбовскийМансур МозаффаровАлмаз МонасыйповАндрей РуденкоСалих СәйдәшевҖәүдәт ФәйзиЛуиза ХәйретдиноваИсмай ШәмсетдиновШамил ШәрифуллинМирсәет ЯруллинФәрит ЯруллинРөстәм Яхин

Чыганаклар

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча китаплар Төркем:Татарча китаплар