Борынгы Фунань патшалыгының Ангкор Борей (Кхмер телендә:អង្គរបុរី) һәм Пһном Да (Кхмер телендә:ភ្នំដា) урыннары көньяк Камбоджаның Такео Провинциясендә Ангкор Борей районында урнашкан.Site d'Angkor Borei et Phnom Da - UNESCO World Heritage Centre Retrieved on 2009-03-27. Бу урыннардан иң элек даталанган археологик материал безнең эрага кадәр якынча 400 елга карый. Аларда иң элек даталанган Кхмер язуы һәм Кхмер сынчылыгының иң иртә традициясе бар. Пһном Да калкулыгында һаман да булган 11-енче гасыр гыйбадәтханәсе бар. Соңгы елларда археологик урыннарга туристларның үсүче саннары килә башлаган. Шул ук вакытта даирәдә җитди проблема булып борынгы әйберләрне талау һәм законсыз трафиклау тора.Miriam T. Stark and P. Brion Griffin, “Archaeological Research and Cultural Heritage Management in Cambodia's Mekong Delta: The Search for the ‘Cradle of Khmer Civilization,’” in Marketing Heritage: Archaeology and the Consumption of the Past, ed. by Yorke Rowan and Uzi Baram, Walnut Creek, California: Altamira Press, 2004, 117–141. Дөнья Мирасы статусы Урын 1992 елның 1 сентябрендә мәдәни төркемгә ЮНЕСКО Дөнья Мирасы алдан исемлегенә кертелгән булган. Тәкъдим итү 2020 елның 27 мартында яңартылган булган.
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Камбоджада Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр