Тукай — Башкортстанның Авыргазы районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 547 кешенең яшәве мәгълүм. Сыйфатлама Тукай авылы Авыргазы районының төньяк чигендә, район үзәгеннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Кырмыскалылар белән күрше алар, ә Башкортстан башкаласы Уфадан 60 чакрым гына арада яшиләр. Авылда күпчелек халык — татарлар, берничә гаилә руслар, башкортлар, чирмешләр, украиннар һ.б. яши. Тукай авыл Советына тугыз авыл — Тукай, Болотино, Төбәк, Андреевка, Абдрахман, Әхмәт, Чишмә, Волково һәм Макар авыллары керә. Анда барлыгы 1600 кеше яши. Тукайда урта мәктәп, Андреевкада тугыз сыйныфлык, ә Төбәк авылында башлангыч мәктәп эшләп килә. XIX гасырның беренче яртысында авылдан бер төркем халык Ырынбур якларына юл тота һәм хәзерге Александровский районында Тукай авылы булып урнаша.

Тарихи белешмә Авыл турындагы мәгълүматлар документларда тәү тапкыр 1728 ел белән искә алына. Авылны 1735 елда Сембер губернасы Токай (Тукай) авылының ясаклы татарлары килеп нигезләгән. 1762 елда бирегә хәзерге Борай районының Әҗәк авылыннан да бер төркем мишәр татарлары килеп утырган. Сембердән килгән татарларның бер өлеше 1816 елда моннан китеп, ерак та булмаган җирдә Куҗав (?) авылын барлыкка китергәннәр.

Тукай халкының уңдырышлы күп җирләрен Ушаков, Гауф фамилияле алпавытлар тартып алгач, 1842 елда крестьяннарның йөзгә якын гаиләсе Ырынбур далаларына чыгып киткән һәм анда да Тукай дигән авыл корган. Бу хәл хәзер Ырынбур өлкәсенең Александровка районына карый.Кардәш халыклар аңа мең рәхмәтле. Мәшһүр тюрколог, фольклорчы, этнограф Әбүбәкер Диваевның тууына 170 ел

Танылган кешеләр Тукай авылын бар дөньяга таныткан, чал тарих битләрендә мәңгелек якты эз калдырган һәм калдырачак якташлары — Чанышев Якуп Җиһангир улы, Канзафаров Фәхрислам Фәхретдин улы, Рәҗәпова Мәрьям Мирсәет кызы, Диваев Рафаэль Үзбәк улы, Диваев Рәшит Мансур улы һ.б. киләчәк буын яшьләргә батырлык һәм булдыклылык үрнәге булып тора, рухи тәрбия бирә, аларда мондый шәхесләр үстергән туган җирләренә мәхәббәт тәрбияли. Демография

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1892-02-27 Якуп Чанышев М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия укытучы 1987-11-06 Мәскәү 1929-01-12 Рәшит Дивәев Башкорт дәүләт аграр университеты 2010-09-07 Дүртөйле

Халык саны динамикасы: 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 547 492 547 Искәрмәләр

Чыганак http://omet-ufa.ru/aul2.html Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.

Төркем:Башкортстан авыллары