Урмай () — Чуаш Республикасының Комсомол районында урнашкан татар авылы. Урмай авыл җирлеге үзәге. Халык саны якынча 3 мең кеше.

Тарих 1927–1929 елларда — Чуашиянең Батыр районында. 1929–1939 елларда — Чуашиянең Шыгырдан районында. 1939 елдан — Чуашиянең Комсомол районында.

Урмайда даими рәвештә «Урмай моңы» татар җыры конкурсы уздырыла.

2026 елның сентябрендә Урмай урта гомуми белем бирү мәктәбе 160 еллык юбилеен билгеләп үткән Чувашиядә Урмай авылы мәктәбенең 160 еллыгын бәйрәм иттеләр. Интертат, 14.09.2026 Урмай мәктәбенә - 160 ел. Бөтендөнья татар конгрессы, 14.09.2026.

Административ бүленеш Урмай авыл җирлегенә ике авыл керә: Урмай Тукай Шәхесләр

Фәрит Гыйбатдинов (1959―2020), татар мәдәнияте һәм иҗтимагый эшлеклесе. Дин

Ислам Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Урмай мөхтәсибәтенә керүче Урмай авылында өч мәчет гамәлдә: Урта мәчет, Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемендәге Җәмигъ мәчете (XVII гасырның II яртысы – 1939, 1990 елдан ике манаралы итеп яңадан ачылган, 2014 елда төзекләндерү эше башланган, 2022 елның 1 июлендә тантаналы ачылган)Рөстәм Миңнеханов Чувашстанда төзекләндерүдән соң Җәмигъ мәчетен ачуда катнашты. Татар-информ, 1.07.2022Глава ДСМР, Президент Татарстана и Глава Чувашии открыли обновленную мечеть в татарском селе в Чувашии. ДСМР ВКонтакте, 1.07.2022 Тау башы мәчете, Нәбиулла хәзрәт исемендәге мәчет (41нче мәхәллә, 2005 елда ачылган) Кара Пулат мәчете (2010/12 елда ачылган, Чуашстан МДН Урмай мөхтәсибәтенең җәмигъ мәчете)Урмаево. // Чувашская энциклопедия Тау башы мәчете Шәкертләр бәйрәме үткәрә. Подслушано в Урмаево ВКонтакте, 27.06.2022.

Урмайда 2010 ел мәгълүматы буенча, 2889 кеше яшәгән (1449 ир-ат, 1440 хатын-кыз).

Тышкы сылтамалар РФ // Чувашская Республика // Комсомольский район // Урмаево Искәрмәләр

Төркем:Чуашстанның Комсомол районы торак пунктлары Төркем:Чуашстан татар авыллары