Швейца́рия (алм. die Schweiz, фр. la Suisse, итал. Svizzera, ром. Svizra, төр. İsviçre, рәсми исеме – Швейца́рия Конфедера́циясе (алм. Schweizerische Eidgenossenschaft, фр. Confédération suisse, итал. Confederazione Svizzera, ром. Confederaziun svizra) – Үзәк Европада урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Төньякта Алмания, көнбатышта Франция, көньякта Италия, көнчыгышта Австрия һәм Лихтенштейн белән чиктәш.
Берләшү нигезләре
Швейцария Конфедерациясе – тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен саклап килүче алман, француз, итальян һәм ретороман (романш) төбәкләреннән торган федератив дәүләт. Бу тарихи, этнографик һәм мәдәни феноменга карата алман теленнән алынган "Willensnation" төшенчәсе кулланыла, аның мәгънәсе – ирекле рәвештә берләшкән ил (милләт). Кайвакыт аны "Willensgemeinschaft" – ирекле рәвештә берләшкән җәмгыять дип тә атыйлар.
"Дәүләт милләте" (Staatsnation) һәм "мәдәният милләте" (Kulturnation) төзү концепцияләренең үзгәрәк ысулы яки бөтенләй капма-каршысы булган бу күренешнең теоретик нигезләрен француз телле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эрнест Ренан (Ernest Renan, 1823-1892) эшләгән. Бу төр бердәмлек чыгышы белән төрле милләттән булган ватандашларның аңлы рәвештә һәм үзара килешеп уртак тормыш итүен күздә тота. Һәм аны үзәкләштерелгән дәүләт төземи, ул – ирекле һәм тигез хокуклы кешеләр тарафыннан "астан өскә таба" корыла торган ватандашлык җәмгыяте. Берничә буын яшәешендә дистә елларга сузыла торган бу сөрештә дәүләт турыдан-туры катнашмый, ул бары тик моның өчен тиешле шартлар гына тудыра. Һәм ирекле ватандашлык җәмгыяте үзәк хакимиятне торган саен ныгыту юлында түгел, ә киресенчә – вәкаләтләрне җирле органнарга мөмкин кадәр күбрәк тапшыру аша үстерелә.
Бу җәһәттән Швейцария Конфедерациясе күпмилләтле илләр өчен үрнәк булып тора. Бүген мондый үсешне Көньяк Американың Боливия дәүләте максат итеп куя.
Тарих
Дәүләт төзелеше Швейцария президенты Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазифаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазифа — коллектив Федераль шура (хөкүмәт) прерогативасы. Президент хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә Президентом Швейцарии на 2019 год стал Уэли Маурер. tass.ru, 5.12.2018
Административ бүленеше Швейцария — 26 кантоннардан (20 кантон (Dingar) һәм 6 ярты кантон (Landesteil)) торган федератив республика. Кантоннар округларга (Bezirk), округлар шәһәр һәм җәмгыяте биләмәсенә (Gemeinde) бүленергә мөмкин. Кантон Код1 Эре шәһәр Мәйдан,км² Халык,Население Швейцарии (2012) кеше. (2012) Цюрих ZH Сүрих 1728,9 1 408 575 Берн BE Берн 5959,1 992 617 Люцерн LU Люцерн 1493,4 386 082 Ури UR Альтдорф 1076,4 35 693 Швиц SZ Швиц 908,1 149 830 Обвальден OW Зарнен 490,6 36 115 Нидвальден NW Штанс 276,1 41 584 Гларус GL Гларус 685,4 39 369 Цуг ZG Цуг 238,7 116 575 Фрибур FR Фрибур 1670,8 291 395 Золотурн SO Золотурн 790,5 259 283 Базель-Штадт BS Базель 37,1 187 425 Базель-Ланд BL Листаль 517,5 276 537 Шаффхаузен SH Шаффхаузен 298,5 77 955 Аппенцелль-Ауссерроден AR Херизау 242,9 53 438 Аппенцелль-Иннерроден AI Аппенцелль 172,5 15 717 Санкт-Галлен SG Санкт-Галлен 2025,5 487 060 Граубюнден GR Кур 7105,2 193 920 Аргау AG Арау 1403,8 627 340 Тургау TG Фрауэнфельд 990,9 256 213 Тичино TI Беллинцона 2812,5 341 652 Во VD Лозанна 3212,1 734 356 Вале VS Сьон 5224,4 321 732 Нөшател NE Нөшател 803,1 174 554 Женева GE Женева 282,4 463 101 Юра2 JU Делемон 838,8 70 942
Швейцария догасы (Швейцария Конфедерациясенең дәүләт гимны) Швейцария догасы
Монах Альберих Цвиссиг (алманча Alberich Zwyssig, 1808-1854), дини гыйбадәтләреннән тыш, музыка белән мавыккан һәм псалмнар язу белән шөгыльләнгән. 1841 елда ул үзе элегрәк иҗат иткән көйне яшьтәше Леонһард Видмерның (алманча Leonhard Widmer, 1808-1868) дини-патриотик калыптагы шигыренә яраклаштырган. Яңа әсәр 1843 елда матбугатта да басылып чыккан, шул ук елны аны Сүрих фестивалендә башкарганнар. Халыкта бик популяр булып китсә дә, озак еллар буе “Швейцария догасы” дәүләт түрәләре игътибарыннан читтәрәк калган. Ниһаять, 1961 елда аны, өч еллык сынау мөддәтен шарт итеп, армиядә һәм чит илләрдәге рәсми чараларда гимн буларак куллана башлыйлар. Тышкы дөньяда “дога” бу илнең гимны буларак таныла. Шуңа да карамастан, аны Швейцариянең 12 кантонында гына кабул итәләр, 7 кантон сынау мөддәтен озайтырга кирәк дип саный, ә 6 кантонда (шул җөмләдән Сүрихта да) аны бөтенләй кире кагалар. Ахыр чиктә уртак уңай фикергә киләләр: “сынау” әле бүген дә дәвам итә. Заманча һәм эчтәлеге дини булмаган текстлар да иҗат ителгән, аларны төрле җәмәгатьчелек оешмалары зур тырышлык белән алга сөрәләр. Ләкин “Швейцария догасы” барыбер бу илне дөньяга танытып килә.
(алман телендә) Trittst im Morgenrot daher, Seh’ ich dich im Strahlenmeer, Dich, du Hocherhabener, Herrlicher! Wenn der Alpen Firn sich rötet, Betet, freie Schweizer betet. Eure fromme Seele ahnt, Eure fromme Seele ahnt – Gott im hehren Vaterland! Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!
Kommst im Abendglühn daher, Find’ ich dich im Sternenheer, Dich, du Menschenfreundlicher, Liebender! In des Himmels lichten Räumen Kann ich froh und selig träumen; Denn die fromme Seele ahnt, Denn die fromme Seele ahnt – Gott im hehren Vaterland! Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!
Ziehst im Nebelflor daher, Such’ ich dich im Wolkenmeer, Dich, du Unergründlicher, Ewiger! Aus dem grauen Luftgebilde Bricht die Sonne klar und milde, Und die fromme Seele ahnt, Und die fromme Seele ahnt – Gott im hehren Vaterland! Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!
Fährst im wilden Sturm daher, Bist du selbst uns Hort und Wehr, Du, allmächtig Waltender, Rettender! In Gewitternacht und Grauen Laßt uns kindlich Ihm vertrauen! Ja, die fromme Seele ahnt, Ja, die fromme Seele ahnt – Gott im hehren Vaterland! Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!(тәрҗемәсе) Килсәң таң шәфәгындә, Күрәм нур диңгезендә, Тәңрем, Сине – кодрәт иясен! Альп карлары алсуланса, Бәндә гыйбадәткә баса. Һәм тәкъва җан инана, Һәм тәкъва җан инана: Ходай – изге Ватанда! Хак Тәгалә – изге Ватанда!
Кичке эңгер-меңгердә Табам күкләр түрендә Сине, Ярлыкаучы, Сөюче! Хыялларда күккә ашып, Шат күңелле уйга батып, Тәкъва җаннар инана, Тәкъва җаннар инана: Ходай – изге Ватанда! Хак Тәгалә – изге Ватанда!
Күк өртелсә томанга, Эзлим Сине болыттан, Акыл ирешмәслек, Мәңгелек зат! Соры пәрдәләрне ертып, Ягымлы нур сипсә кояш, Тәкъва җаннар инана, Тәкъва җаннар инана: Ходай – изге Ватанда! Хак Тәгалә – изге Ватанда!
Бураннар кар ураса, Безгә терәк-ышаныч, И Яралтучы, Коткаручы! Яшен яшьнәп күк күкрәсә, Сиңа гына сыгынабыз! Һәм тәкъва җан инана, Һәм тәкъва җан инана: Ходай – изге Ватанда! Хак Тәгалә – изге Ватанда!
Дин Швейцария федераль статистик идарәсенең 2018 елга дини демография турында мәглүматы буенча (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган 200 000 кешене сораштыру нигезендә): 63,9 % христианнар (шул исәптән 35,2 % Рим католиклары, 23,1 % реформатлар, 5,6 % башка диннәр), 28,0 % динен күрсәтмәгән, 5,3 % мөселманнар, 0,38 % Һинд дине тарафдарлары, 0,2 % яһүдләр, 1,3 % башка диннәрReligionszugehörigkeit seit 1910-2018 . Швейцариядә ислам Швейцариядә Һинд дине
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Романшлар
Төркем:Европа дәүләтләре Төркем:Конфедерацияләр Төркем:Федератив дәүләтләр