Стамбһа (шулай ук Скамбһа дип әйтелә) сүзе багананы яки колоннаны билгеләр өчен кулланыла. Җәйничелек һәм Һинд дине риваятьләре буенча ул күк (Сварга) һәм җирне (Притхви) тоташтыручы бәйләнеш буларак функцияләүче Галәм баганасы дип ышаныла. Атһарва Веданы да кертеп рәт Һинд дине язмаларында Стамбһа искә алына. Атхарва Ведада күк стамбһасы Галәмне һәм материаль мәхлукъ булганны тотып тора торган чиксез корылма дип тасвирлана. Стамбһа шулай ук Һинд архитектурасы контекстында кулланыла. Төрле Стамбһалар төрле максатка хезмәт итәләр, аларга түбәндәгеләр керә: Дһваджастамбһа – төп Илаһ белән бер күчәрдә төп изге урынга каршы байрак таяклары. Киртистамбһа – җиңүләрне билгеләр өчен куела. Һиндстанда мәшһүр стамбһалар булып Ашокастамбһалар тора (Ашока баганалары), алар Ашока хөкеме вакытында корылган булган, суб-кыйтга аша таралган һәм аларда төрле патша эдиктлары язылган. Ади Пурана – тиртһанкараларның “самавасарана”ларга каршы гаять зур манастамбһалар, алар самавасаранага керүчене данын таратырга өнди. Галерея
Шулай ук карарга мөмкин • Бәйле темалар :en:Hutheesing Jain Temple :en:Ashoka's Major Rock Edicts :en:Dhar iron pillar :en:History of metallurgy in South Asia :en:Iron pillar of Delhi :en:Pillars of Ashoka Хелиодор баганасы Башка охшаш темалар :en:Early Indian epigraphy :en:Indian rock-cut architecture :en:List of rock-cut temples in India :en:Outline of ancient India :en:South Indian Inscriptions :en:Tagundaing
Искәрмәләр
Dictionary of Hindu Lore and Legend ISBN 0-500-51088-1 by Anna Dallapiccola
Төркем:Һинд дине