Карин Ларссон (, 3 октябрь, 1859 — 18 февраль 1928) — швед рәссамы.
Биографиясе Карин Ларссон (кыз фамилиясе Бергё (Bergöö) Эребру шәһәрендә туган, Халльсбергта үскән, анда аның әтисе, Адольф Берге, уңышлы эшкуар булган. Кече сеңлесе Стина британ геологы Фрэнсис Артур Батерга кияүгә чыккан.
Карин бала чактан сынлы сәнгаттә сәләтләрен күрсәтә, элек Стокһольмда Franska skolan, аннары Slöjdskolan (хәзер Кончитаның университет колледжында) укый, ә 1877—1882 еллар чорында ирекле сәнгатьләрнең Король академиясендә укый. Академиядән бетерү белән Париждан ерак түгел Гресюр-Луэнга скандинав рәссамнар колониясына китә.
Гре-сюр-Луэнда ул швед рәссамы Карл Ларссон белән таныша. 1883 елда Стокһольмга алар бергә кайта, анда өйләнешәләр. 1884 елда беренче балалары, ҡызы Сюзанна туганнан соң, алар, Гре-сюр-Луэнга китә, ә 1885 елда яңадан Швецияга кайта.
1888 елда Карлның зур картинасын үз коллекциясенә һатып алырга теләгән швед коллекционеры Понтус Фюстенберг кушуы буенча Ларссоннар Парижда тагын бер ел яши.
Карин Карлның эшләрен хуплый, һәм аның төп моделе һәм тәнкыйтчесе була. Зур йорт һәм сигез балага ия булып, ул үзенең көчләрен дизайн эшчәнлегенә юнәлтә: киндер суга, чигә, үзе һәм балалар өчен кием модельләре уйлап чыгара һәм хәтта җиһазлар проектлый. Ул ачык сәскәләр, үсемлекләрнең стилләштерелгән чиккән сүрәтләре белән үзенең кабатланмас швед стиле булдыра, япон мотивлары индерә.
Карин Ларссон 1928 елда вафат була.
1997 елда Виктория һәм Альберт музее Карл Ларссон күргәзмәсендә интерьер дизайны күрсәтә.
2018 елда Японияда Carl Larsson and His Home: Art of the Swedish Lifestyle күргәзмәсе Карин авторлыгында туку һәм Карл төшергән картиналарны күрсәтә.
Галереясы
Искәрмәләр
Сылтамалар
http://www.carllarsson.se/en/carl-and-karin/karin/ https://www.thelocal.se/20081209/16236
Әдәбият
Axel Frieberg. Karin. En bok om Carl Larssons hustru. Stockholm: Bonnier, 1967. OCLC 11865494 Ingrid Andersson. Karin Larsson: Konstnär och konstnärshustru. Stockholm: Gidlunds, 1986. Michael Snodin and Elisabet Stavenow-Hidemark. Carl and Karin Larsson: Creators of the Swedish Style. Exhibition catalogue. London: V & A, 1997. Төркем:Шәхесләр:Швеция Төркем:Швециядә туганнар Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:3 октябрь көнне туганнар Төркем:1859 елда туганнар Төркем:17 февраль көнне вафатлар Төркем:1928 елда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр