Галина Золотова (4 август 1924 ел) — совет һәм Россия тел белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (1971), профессор. Стокгольм университетының мактаулы докторы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Чехия, Франция һәм Болгария гыйльми оешмаларының мактаулы әгъзасы.
Биографиясе Галина Александровна Золотова 1924 елның 4 августында Мәскәүдә туган. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының рус теле кафедрасы профессоры, Россия Фәннәр академиясенең В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институтының баш гыйльми хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, күренекле галим һәм укытучы.
1954 елда Галина Золотова академик В. В. Виноградов җитәкчелегендә «Глагольные словосочетания и их типы в современном русском литературном языке» темасына кандидатлык диссертациясе, ә 1971 елда — «Очерк функционального синтаксиса современного русского языка» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Галим хәзерге заманның фәндә тел турында үзләренең шәхси юнәлешен булдырган бик сирәк күренекле лингвистлар исәбенә керә. Бу — тикшеренүләренең үзәгенә сөйләүче шәхесне куйган коммуникатив грамматика.
Галина Александровна озак вакытлар М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында мөгаллимлек итә. Аның укучылары төрле илләрнең славистика һәм рус теле кафедраларында укыта.
Аның җитәкчелегендә 20-нән артык кандидатлык диссертациясе язылган. Факультетта Г. А. Золотова мәктәбе актив һәм нәтиҗәле эшли.
Фәнни кызыксынулары рус теленең функциональ синтаксисы һәм грамматикасы, семантика, стилистика, матур әдәбият теле.
Г. А. Золотова фәнни эшләре фикер тирәнлеге, язу төзеклеге, конкрет тел материалын нечкә анализлавы белән аерылып торалар. Г. А. Золотова 230 дан артык фәнни хезмәт бастырган, шулар арасында мәкаләләр, китаплар, сүзлек, дәреслекләр.
Басмалары 230 дан артык хезмәт авторы, шул исәптән:
Очерк функционального синтаксиса современного русского языка. — М., 1973, 2005, 2009. ISBN 978-5-397-00589-0. Коммуникативные аспекты русского синтаксиса. — М., Наука, 1982, 6-е изд. М.,УРСС, 2009. Синтаксический словарь. Репертуар элементарных единиц русского синтаксиса. — М., 1988, 2006. 2-е изд. ISBN 5-354-01147-7. Коммуникативная грамматика русского языка (с соавторами) — М., 1998, 2004. Русский язык. От системы к тексту. 10 класс (с соавт.). — М., Дрофа, 2002.
Сылтамалар
Золотова Галина Александровна на сайте филологического факультета МГУ. Онищенко Н. К. Г. А. ЗОЛОТОВА В СОВРЕМЕННОЙ ЛИНГВИСТИЧЕСКОЙ НАУКЕ. http://www.philol.msu.ru/faculty/staff/jubilees/2014/ZolotovaGA/ http://danefae.org/pprs/zolotova/biblio.htm https://web.archive.org/web/20170910100252/http://xn--g1arj2c.xn--p1ai/news/galina_aleksandrovna_zolotova/2017-08-04-283 http://www.ruslang.ru/doc/zolotova.pdf
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:СССР тел галимнәре Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:2020 елда вафатлар Төркем:2 июль көнне вафатлар Төркем:Волын губернасында туганнар Төркем:1924 елда туганнар Төркем:4 август көнне туганнар