Юрий Андропов (1914 елның 15 июнендә Россия империясе Ставрополь гөбөрнәсе — 1984 елның 9 феврале, Мәскәү) — сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.«Слух об иной дате рождения отца пошел после издания в Москве какой-то книги. Её автор совершенно безосновательно высказал предположение, что Андропов родился на год позже. И эта информация пошла гулять по стране. У нас в семье всегда была известна только одна дата — это 1914 год. Все остальное чистейшие выдумки, которые даже не стоит и обсуждать» (Дочь Юрия Андропова от первого брака, Евгения Волкова) (Ярославская газета «Караван-РОС» от 28.06.2004) — 1982—1984 елларда ССРБ җитәкчесе, СБКФ ҮК Генераль секретаре.
СБКФ ҮКның идеология буенча секретаре (1982). ССРБ Югары Советы 3нче һәм 6-10нчы чакырылыш депутаты ССРБ дәүләт иминлеге Комитеты Рәисе (1967—1982). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1974).
1954—1957 елларда Андропов Венгриядә ССРБ һәм Россия илчесе булып эшли, 1956 елгы Венгр күтәрелешен бастыруда катнаша.
1967 елның 10 маенда ССРБ дәүләт иминлеге Комитеты рәисе итеп тәгаенләнә. Андропов чорында совет дәүләт иминлек органнары антисовет эшмәкәрлегенә һәм башкаса фикер йөртүче диссидентларга каршы сталинча катъгый алымнарны кулланмаган.
Л. И. Брежневның сәламәтлеге начарайган саен, Юрий Андропов чит ил эшләре министры Андрей Громыко һәм оборона министры Дмитрий Устинов белән ССРБ сәячәтен билгели башлыйлар.
1982 елның 10 ноябрендә Л. И. Брежневның вафатыннан соң, 1982 елның 12 ноябреннән Юрий Андропов аны КПСС ҮК Генераль секретаре вазифасында алмаштыра, Советлар Союзының рәсми лидеры була. Аз гына эшләү (15 ай) вакытында Андропов партия-дәүләт аппаратының коррупциясен бетерүгә, социалистик системаның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән берничә чара күрде. Коммунистик партиянең кайбер җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылды, тикшерү башланды. «Эш вакыты — эштә!» девизе белән эш калдыруларга каршы көрәш башланды.
1984 елның 9 февралендә Андропов бөер авыруыннан вафат була.
Чыгышы
Андроповның чыгышы турында мәгълумат яшерен һәм буталчык (аның әнисе совет разведчигы булган)Л. Млечин, «Детство Юрия и другие тайны из жизни Председателя» («Совершенно секретно», № 5 за 2008 год).
Владимир Константинович Андропов (? — 1919) — үги әтисе, тимер юл эшчесе, инженер. Телеграфист. 1919 елда тифтан вафат була.
Андроповның әнисе, музыка укытучысы Евгения Карловна Флекенштейн, бай яһүд гаиләсе,«Недавно мои люди вышли в Ростове на одного человека, который ездил по Северному Кавказу — местам, где я родился и где жили мои родители, и собирал о них сведения. Мою мать, сироту, младенцем взял к себе в дом богатый еврей» (см. кн.: Чазов Е. Здоровье и власть. Воспоминания «кремлёвского врача». М., 1992.).«Мать моя родителей не помнила, она в младенческом возрасте была подкинута в семью купца Флекенштейна и воспитывалась в ней до шестнадцати лет» (из автобиографии Андропова).«Судьба матери будущего генсека необычна: ещё в младенческом возрасте её подбросили в корзинке к купцу по фамилии Файнштейн. Он удочерил девочку и дал ей свою фамилию. Историки до сих пор спорят, была ли в действительности мать Андропова еврейкой не только по вероисповеданию, но и по происхождению. По словам сотрудников рыбинского музея (Рыбинского исторического музея-заповедника — Прим.), купец мог согрешить на стороне, а потом сделать вид, что девочку ему подбросили. Но никаких доказательств этому предположению пока нет. Карл не бросил ребёнка, воспитал и выучил девочку» (Ярославская газета «Караван-РОС» от 28.06.2004). — Финляндия кешеләре, «Ювелир әйберләр» магазине тотучылар Карл Францевич Флекенштейн һәм Евдокия Михайловна Флекенштейн кызлыкка алып, карап үстерә. Евдокия Михайловнаның кызы, Андроповның әнисе, 17 яшеннән кызлар гимназиясендә музыка укыта.
Белеме Моздок 7еллык тимер юл фабрика-завод мәктәбе (хәзер Ю. В. Андропов исемендәге 108нче урта мәктәп). В. И. Калашников исемендәге Рыбинский елга техникумы. СБКФ ҮК карамагындагы Югары партия мәктәбе (1947). Петрозаводский Карел-Фин дәүләт университеты 1946—1951 елларда (Мәскәүгә эшкә күчерелә һәм укуын калдыра). Карел-Фин АССРында эшләгән һәм яшерен оешма төзегән елларда Ю. В. Андропов фин телен өйрәнә язык, инглиз телендә иркен аралашырга, Венгриядә венгр телен өйрәнә.
Биографиясе
Беренче үги әтисе үлгәннән соң, Юрий әнисе белән Моздок шәһәренә күченә һәм 1932 елга кадәр анда яши. 7 класс тәмамый. Идел буйлап матрос булып йөри. 1932 елда В. И. Калашников исем ендәге Рыбинск елга техникумына укырга керәВ архиве найдено заявление о поступлении: «Прошу принять меня в техникум речного судоходства на отделение судоводительное или судостроительное. В настоящее время я работаю помощником киномеханика, рабочий стаж имею 2-годичный» (Андропов)., 1936 елдан комсомол эшендә.
Өйләнә. Владимир һәм Евгения исемле балалары туа.
Отто Куусинен, ВКП(б)ның күренекле эшлечесе, аның карьера үсешендә күп ярдәм күрсәтә.
Рыбинскта, Ярославль өлкәсендә комсомол бүлек мөдире. 1938 елның декабреннән ВЛКСМның Ярославль өлкә комитетының беренче секретаре. 1939 елда Рыбинск һәм Углич гидроүзәкләрен төзергә өлкәдән 7 мең комсомолны юнәлткәне өчен, 1944 елны Ҡызыл Хезмәт Байрагы ордены биреләЮ. А. Васильев. Ю. В. Андропов. На пути к власти. М., Вече, 2018.
Карел-Фин ССРында (1940—1951 еллар)
1940 елның июнендә Юрий Андропов Карел-Фин Совет Социалистик Республикасына комсомол эшенә җибәрелә
1944 елның сентябреннән Ю. Андропов ВКП(б)нең Петрозаводск ҡала комитетының икенче секретаре.
Сугыш елларында яшерен кушаматы «Могикан».
СБКФ ҮК һәм ССРБ Чит ил эшләре министрлыгы 1953 елның 15 маеннан Андропов Вячеслав Молотовның тәкъдиме белән ССРБ Чт ил эшләре министрлыгына эшкә күчә. 1953 елдан Андропов 4нче Европа бүлеген (Польша, Чехословакия) җитәкли һәм скандинавия бүлегендә стажировка үтә«Профиль» — деловой журнал. Новости, Политика, Экономика, Финансы, Бизнес.
Венгриядә илче
1953 елның 18 июлендә Андроповны Венгрия Халык Республикасына СССР илчесе итеп тәгаенлиләр.
Андропов антикоммунистик Венгр күтәрелешен басуда актив роль уйный. Шулай ук Янош Кадарны мәскәү төзегән венгр хөкүмәтен җиткләргә күндерә. Владимир Крючков, Андропов совет гаскәрләрен Будапештка кертү турындагы сөйләшүдән баш тартты дип хәтерли.
СБКФ ҮК бүлек мөдире һәм секретаре
1957—1967 елларда — Отто Куусинен җитәкчелегендә СБКФнең социалистик илләрнең коммунистик һәм жшче партияләре бәелән бәйләнеш бүлеге мөдире була. "Россия-ҡытай мөнәсәбәтләре"нә аеруча күп вакыт бүлергә тура килә. СБКФнең XXII съездында (1961) тәү тапкыр ҮК әгъзасы, ә бер елдан СБКФ ҮК секретаре (23. 11. 1962 — 22. 06. 1967) итеп сайлана.
Бу чорда Андропов Брежневның көнбатыш сәясәте архитекторы була. Үзенең консультантлары белән бергә Андропов Халыкара хәүефлеген киметүгә омтылыш һәм көнбатыш белән якынаю курсын эшли.https://www.svoboda.org/a/29269966.html.
Дәүләт иминлеге Комитеты рәисе (1967—1982 еллар)
1967 елның 18 маеннан 1982 елның 26 маена кадәр Андропов ССРБ Дәүләт иминлеге Комитеты рәисе вазифасын башкара. 21 июня 1967 елның 21 июненнән Политбюро әгъзалыгына кандидат, ә соңыннан Политбюро әгъзасы. Андроповның СБКФ ҮК эшләгән чордагы консультанты Шаһназаров истәлкләрендә мона нинди сыгымта ясый:
«Брежневка, әлбәттә, чит басмаларда чыккан совет сәясәтенең калкып килгән йолдызы — Андропов турында язган мәкаләләрен уҡырға биргәннәр инде, аларда Андроповның тиз арада лидер булачагын күзаллаганнар. Бу хәйләкәр һәм мәкерле генсекны сагайткан, һәм ул үзенең гадәттәгечә интриган манерасына тугъры калып, үзенә янаган көндәшен читләтү һәм отыш алуның үзенчәлекле юлын сайлый — Андроповны Дәүләт иминлек Комитетына эшкә җибәрә. Аның намуслылыгын яхшы белгәнлектән, Леонид Ильич тыныч йоклый алган: иң җаваплы участкага куя һәм, йомшартыбырак әйткәндә, читкәрәк этеп куя». Андроповны кертү Брежнев өчен иң беренче тышкы сәясәтен гарантияләгән.Сюзанна Шаттенберг. Леонид Брежнев: величие и трагедия человека и страны. // РОССПЭН, 2018, ISBN 978-5-8243-2244-6, С. 491 Андроповның 15 ел җитәкләгән ССРБ Иминлек Комитеты дәүләт һәм җәмгыятьнең бөтен өлкәләренә үз контролен ныгыта һәм киңәйтә. ССРБда Диссидент һәм милли хәрәкатенә каршы тору аның эшчәнлегенең бер юнәлеше булып торды. Аларны чит илләргә куу, кайсының психикасы какшаган дип тану киң тарала. 1974 елда язучы Александр Солженицын ССРБнән куыла һәм гражданлыгын югата. 1980 елда академик Андрей Сахаров Түбән Новгород (Горький)га сөрелә, һәм КГБның даими контроле астында яшиМедведев Р. А. Связь времен. Ставрополь, 1992.. Архивные документы< Андропов аларны шәхсән үзенең күзәтүе астына ала.
1974 елда Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме, 1976 елда Андроповка армия генералы исеме бирелә.
1979 елның ахырында Андропов Афган сугышын (1979—1989) һәм Әмин сараена һөҗүмне оештыручыларның берсе була.
Дәүләт иминлеге Комитеты роленең көчәеүе
Андропов вакытында ССРБ ССРБ Иминлек Комитеты дәүләың бөтен предприятие һәм оешмаларны күзәтү астында тотучы хезмәткәрләре куелган район бүлекчәләрен булдырган. Шәхси состав югары эш хакы алган, өстенлекләр белән файдаланган. Андропов аларны каты тотса да, бөтә урыннарны контролдә тотучы бу төркем үзләренең мәнфагәтьләрен яхшы кайгырткан. Кадр сәячәте партия органнары кулында булса да, ССРБ Иминлек Комитеты кысылмича бер тәгаенләү дә тормышка ашырылмаган.
Партия һәм дәүләт җитәкчесе
Л. И. Брежневның вафатыннан соң, 1982 елның 12 ноябрендә СБКФ ҮК чираттан тыш Пленумы карары белән Андропов СБКФ ҮК Генераль секретары итеп сайланды. Яңа җитәкче вазифада Андропов генераль секретарь аппаратын кинәт кыскарта.
Андропов җәелдергән дәүләтнең икътисади хәлен яхшырту өчен көрәш хезмәт дисциплинасын ныгъту буенча киң масштаблы кампаниядән башланды. СССР-ның кайсыбер шәһәрләрендә көч органнары күргән чаралар 1980-че елларда халыкка гадәттән тыш кебек тоелды. Мәсәлән, Ленинградта һ. б. шәһәрләрдә эш сәгатьләрендә кинотеатрларда, эре универмагларда һ. б. кеше күп йөргән урыннарда, эштән киткән кешеләрне белергә тырышыу максатында, милиция камаулары, халыкның документларын тикшерүләр оештырыла..
Шуның белән беррәттән коррупция турындагы шау-шу куптарган эшләргә юл ачылды, хезмәтсез керемнәр, спекуляция белән көрәш игълан ителде. Сәүдәдә явыз ниятләргә каршы көрәш зур колач алды. Мәскәү шәһәре Башкарма комитетының элеккеге сәүдә идарәсе башлыгы Трегубов, Николай Петрович судка бирелде; аның артыннан Мәскәү Башторгының 25 җаваплы хезмәткәре, Мәскәүнең Зур гастрономнары директорлары кулга алынды. Үзбәк ССРда "мамык мафия"сен тикшерү башланды; КПССның Краснодар крае комитеты беренче секретаре Медунов Сергей Федорович адресына гаепләү белдерелде. Эчке эшләр министры урынбасары Щёлоков Николай Анисимович һәм аның урынбасары Чурбанов Юрий Михайловичка карата гаепләүләрИстория России. 1917—2009 (А. С. Барсенков, А. И. Вдовин).§ 2. Конституция СССР 1977 года и положение в стране в годы позднего «развитого социализма». 1977—1985 г. Поиски путей упрочения социализма при Андропове и Черненко .
Андропов партия һәм дәүләт аппаратын, дәүләт иминлеге органнарын да кертеп, «чистарта» башлый. Ун биш ай идарә итү дәверендә ССРБнең 18 министрын алмаштыра, КПСС өлкә комитетларының 37 беренче секретаре яңадан сайлана. Андропов үзенең тарафдаштары командасын җыя башлый. Югары җитәкчелеккә төбәк эшлеклеләрен: Горбачёв Михаил Сергеевичны, Лигачёв Егор Кузьмичны, Воротников Виталий Ивановичны, Рыжков Николай Ивановичны, Чебриков Виктор Михайловичны, Алиев Гейдар Алирза оглын, Романов Григорий Васильевичны һ. б. кертә.
1983 елның башында Андропов Горбачёвка һәм Рыжковка икътисади реформаны әзерли башларга куша. СБКФ ҮКда махсус Икътисад бүлеге булдырыла һәм аның башына Н. И. Рыжков куела. Партия-дәүләт курсын эшләргә күренекле галимнар: академиклар Аганбегян, Абел Гезевич, Арбатов Георгий Аркадьевич, Заславская Татьяна Ивановна, Богомолов Олег Тимофеевич, икътисад фәннәре докторлары Абалкин Леонид Иванович, Петраков Николай Яковлевич кебек галимнарны һәм тагы башкаларны җәлеп итәБ. Н. Земцов, А. В. Шубин, И. Н. Данилевский «История России» Политика Ю. В. Андропова И К. У. Черненко. Выводы .