Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете () (рәсми атама түгел) ― Казан шәһәрендә төзелүче иң зур ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Беренче нигез ташы 2022 елның 20 маенда – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә салына.
Тарих Казан шәһәренең яңа Җәмигъ мәчетен төзү турында карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән. Казанда Җәмигъ мәчетен төзү идеясе турында Р. Н. Миңнеханов беренче тапкыр 2018 елда әйткән Артем Дергунов. Строительство Соборной мечети в Казани. 116.ru, 29.04.2022. Төзелеш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча төп чараларның федераль программасына кертелгән (федераль юбилей комиссиясе рәисе Марат Хөснуллин, РФ премьер-министры урынбасары).
Җәмигъ мәчете проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы итеп ТР Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков билгеләнгән Казанский репортер: Камиль Исхаков займется строительством Соборной мечети в Казани. Казанский репортер, 04.03.2019.
2022 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче «Игелек – Доброта» Республика фонды булдыру турында Боерыкка кул куйган (фондның башкарма директоры Илнур Рәхимов, Фондның күзәтчелек советын Татарстан Президенты җитәкли). Әлеге Фондның беренче зур һәм әһәмиятле проекты – Казанда яңа Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйге уздыру Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык Халыкара бәйге. igelek.tatar.
2022 елның 20 маенда Җәмигъ мәчете төзелеше урынында истәлек ташы ачыла. Ташка гарәп, татар һәм рус телләрендә: «Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчетен төзи башлауга багышлана»,- дип язылган. Истәлек ташын ачу хокукы Казанда ислам кабул итүнең меңьеллыгы мәдрәсәсе шәкертләренә бирелгән Гөлнар Гарифуллина. «Мәчет – җәннәт өенең алды» – Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды. Интертат, 20.05.2022. Мөхтәрәм кунаклар арасында ― РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин; ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов; ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев; Шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин; ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин; Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль Бердиев; РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин; Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Альбир Крганов; БР мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәт Таҗетдинов; Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл В рамках празднования 1100-летия принятия Ислама Волжской Булгарией открыт памятный камень на месте строительства Соборной мечети Казани. Сайт ЦДУМ.
Тәкъдим ителгән урыннар «Кырлай» паркы
Казанның яңа Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң ярында, Ленин (Кремль) дамбасы белән Киров дамбасы арасында, ЮНЕСКО яклавы астында торучы Казан кирмәне каршында төзелә.
Күп кенә вариантларны караганнан соң, яңа мәчет өчен элек «Кырлай» (2007 елга кадәр «Шүрәле») аттракционнар паркы урнашкан территория сайлап алынган. Участок хуҗасы – «Связьинвестнефтехим» дәүләт компаниясе белән бәйле «Паркинвест» компаниясе» АҖ. Май ае башына «Кырлай» паркында аттракционнарны демонтажлау эшләре төгәлләнгән «До свидания, а не прощайте!»: аттракционы «Кырлая» пропишут в зеленой зоне парка Победы. Татар-информ, 30.04.2022.
Казанның яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш 20 майда – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә салынган .
2026 елның сентябрендә әлеге урында Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемендәге мәчет төзелеше башланаАльфред Мухаметрахимов. «Кырлай» снесли, а камень остался: на месте аттракционов все-таки построят мечеть, но не Соборную. БИЗНЕС Online, 24.06.2026Анна Тарлап. На месте «Кырлая» в Казани построят мечеть. inkazan.ru, 24.06.2026.
Бишбалта бистәсе Казанның яңа Җәмигъ мәчете Казансу елгасы Иделгә койган урында төзеләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны инде хуплаган, хәзер бөтен кирәкле инстанцияләр белән килештерү эшләре алып барыла. Мәчетнең яңартылган концепциясен «Цимайло, Ляшенко и партнеры» бюросы ясаган: манарасы берәү генә булачак, мәчет бинасы Кәгъбәне хәтерләтәчәк, мәчет су өстендә салынган кебек күренер, дип фаразлана.Валерия Купцова, Дмитрий Катаргин. «Лавры должен пожинать весь город»: Соборная мечеть Казани «переезжает» в Адмиралтейку? Бизнес-Онлайн, 0.05.2023
2023 елның 27 июнендә Казан ратушасында архитектура җәмәгатьчелеге һәм Казан мэры катнашында Җәмигъ мәчетенең яңа проекты турында фикер алышуда Илсур Метшин Җәмигънең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәпләрен аңлата: «Казансуның бер агымы елгага кушылганлыгы ачыкланды. Геодезия белгечләре җир асты сулары булуын әйтте. Хәзерге мөмкинлекләр белән инженерлар теләсә кайсы бинаны хәтта диңгез, елга өстендә төзи ала, әмма аның чыгымы бик зур булыр иде». Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчетенең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәбен аңлатты. Татар-информ, 27.06.2023
Казанның Киров районы Бишбалта (Адмиралтейство) бистәсендәге ком базасы участогында төзеләчәк мәчет проектын тәкъдим иткән Мәскәүнең «Цимайло, Ляшенко һәм партнерлар» архитектура бюросы Казанның яңа җәмигъ мәчетенә итеп Мәккәдәге Кәгъбәне алган. Мәчет су өстендә урнаштырыла, җәмәгать мәйданы ярдәмендә Идел ярына тоташа. Бина кара кубтан тора, аның үзәгендә гыйбадәт (намаз) залы урнаштырыла. Мәчет өчен традицион булган гөмбәз формасы дога кылучыларның Кәгъбә тирәсендә урнашуына карый. Периметр буенча киңлекне Ислам тарихы музее биләп тора.
Мәчетнең масштабын күзәтү мәйданчыгы урнашкан бердәнбер манара ассызыклый. Суда урнашуы «манара» сүзенең мәгънәсен ача: , мана́ра — «маяк». Что с Соборной мечетью в Казани: новый проект. 116.ru, 24.05.2023Соборная мечеть в Казани. Архи.руАлексей Щукин. Мечеть в стиле минимализма. expert.ru, 18.06.2023
Каршылар 2022 елның июнь аенда Казан архитекторларыннан бер төркем ачык хат белән чыга, хатта элеккеге «Кырлай» паркы урынында җәмигъ мәчетен төзү турындагы карарны яңадан карау һәм альтернатива сыйфатында башка өч урын тәкъдим ителә – Адмиралтейство бистәсе (Бишбалта бистәсе) янындагы Идел елгасы яр буе, Троицкий урманы (Ак Барс Арена стадионы каршындагы Казансу яр буе), шулай ук Яңа Татар бистәсендә Яңа өйләнешүчеләр паркы (). Хатка 18 кеше (Тимур Ногаев (NUGAEV архитектура бюросы), Илдар Таҗиев (Архитип), Марсель Искәндәров (КФУ доценты), Мария Леонтьева (Гамәли урбанистика үзәге координаторы) һ.б.) кул куйган «Они слова не сказали, когда у “Кырлая” строили высотки, а мечеть им почему-то мешает». Татар-информ, 3.06.2022. 2022 елның августында уздырылган бәйсез тикшеренү (тикшеренүнең заказчысы ― «Геофизик контроль системалары» фәнни-җитештерү берләшмәсе акционерлык җәмгыяте, Мәскәү) нәтиҗәләре «элеккеге «Кырлай паркы» территориясендә Җәмигъ мәчете төзү куркыныч», дип тапканЛина Саримова. «Это кампания людей, не желающих, чтобы в Казани появилась еще одна мечеть». Татар-информ, 2.09.2022.
Проектка конкурс
2022 елның 1 апрелендә Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге җирлекнең проект эскизын эшләүгә багышланган Ачык халыкара бәйге игълан ителгән Динара Прокопьева. На проект Соборной мечети в Казани объявят международный конкурс. Татар-информ, 10.09.2020. Мәчетнең фасадлары һәм аның әйләнә-тирәсе эскизлары эшләнә. Халыкара конкурсның икенче этабында катнашкан 20 кеше, шул исәптән БГӘ, Казакъстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан катнашучылар, үзләренең эскизларын эшлиләр. Җиңүче 2022 елның 8 июлендә, бөтен дөнья мөселманнарының изге бәйрәме «Корбан гаете» алдыннан игълан ителәчәк. Җиңүче 2,5 млн сум, икенче урынны алучы 1 млн сум, өченче урынны алучы 500 мең сум алачак Елена Рощупкина. Шамиль Гафаров: «Закладка соборной мечети – важный аспект 1100-летия принятия ислама». Татар-информ, 1.04.2022. Халыкара конкурс җиңүчеләре 2022 елның 8 июлендә халыкара конкурс җиңүчеләре игълан ителә. Беренче урында: Мәскәүдән «Гинзбург Архитектс» бюросы, Казаннан архитектор Айвар Саттаров Икенче урында: Истанбулдан «Hassa» архитектур компаниясе (Төркия) Мәскәүнең «Сретенские Архитектурные мастерские» оешмасы Өченче урында Казанның «OSTA» ҖЧҖ Гөлнар Гарифуллина. Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары конкурсы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 8.07.2022
Бина
Җирлекнең гомуми мәйданы ― 8,2 га. Техник бирем 80 метр биеклектәге мәчет бинасы төзүне күздә тота. Намаз залы 10 мең кешене сыйдырырга тиеш, мәчеттән читтә дә шул кадәр үк урын каралырга тиеш.
Транспорт хәрәкәте схемасы үзгәртелә, ул мәхәллә кешеләренең бәйрәмнәргә күпләп килүен дә, янәшәдә яңа торак комплекслар булдыруны да исәпкә алырга тиеш.
Мәчет шулай ук табигый ландшафтны истә тотып төзеләчәк. Мәчет төзелеше башлану белән, Казансу елгасы буенда «Манзара» паркын төзү планлаштырыла, ул Казансу елгасы янындагы парклар каскадына (барысы 12) керәчәк«Прилегающая территория останется парком»: соборная мечеть Казани будет в зеленой зоне. Татар-информ, 1.04.2022.
Мәчет төзелешенә бюджет акчалары тотылмаячак, мәчет иганәчеләр һәм «Игелек-Доброта» фонды акчасына төзеләчәк.
Төп төзелеш эшләре 2022 елның көз башында башланыр дип көтелә.
Айвар Саттаров проекты
Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсында Казан архитекторы Айвар Саттаров җиңеп чыккан. Мәчет аның проекты буенча төзелә. Җәмигъ мәчетенең архитектурасына Нух пәйгамбәр көймәсе образы салынган. Җәмигъ мәчете стилобат өстенә күтәртелеп эшләнә. Ленин дамбасы су өстеннән 58 метр биеклектә булса, стилобатны алтмыш метр күтәртәләр, ягъни мәчетнең нигезе күпердән ике метрга биегрәк булачак. Шушы ноктадан мәчет яңадан 52 метрга, аның иң биек манарасы 77 метрга күтәреләчәк. Абсолют биеклек диңгез өстеннән 132 метрны тәшкил итәчәк. Мәчетнең буе 120 метр, ә иңе 60 метр булыр дип уйланылган. Рифат Каюмов. Айвар Саттаров: Җәмигъ мәчетенең абсолют биеклеге 132 метр булачак. Татар-информ, 19.07.2022 Исем сайлау Казанның яңа Җәмигъ мәчетенә рәсми исем Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең тавыш бирүе юлы белән сайлап алыначак. Яңа мәчеткә исемнәр тәкъдим ителә: Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд исеме белән аталган мәчет. Габдерәүф Зәбиров: «Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәд исемен бирүне сорыйбыз». Интертат, 30.04.2023 Моны да карагыз Казанның җәмигъ мәчетләре : Казанның җәмигъ мәчете (тарихи) Мәрҗани мәчете Кол Шәриф мәчете
Искәрмәләр
Чыганаклар Җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итүче «Игелек – Доброта» Республика фонды сайты Андрей Лебедев. Какой быть Соборной мечети? Республика Татарстан, № 48, 5.04.2022. «До свидания, а не прощайте!»: аттракционы «Кырлая» пропишут в зеленой зоне парка Победы. Татар-информ, 30.04.2022.
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләрТөркем:Казан мәчетләре