Илексаз мәчете, рәсми исеме Ихлас мәчете () ― Татарстанның Сарман районы Илексаз авыл җирлегенең административ үзәге Илексаз авылында Иляксазское сельское поселение. О поселении 2000 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.ММО Приход мечети Ихлас с.Иляксаз
Тарих Авылда 1820-елларда мәчет булган, чөнки 1829 елгы метрикә кенәгәсе сакланып калган. Билгеле имамнар: 1830 елдан ― Мөхәммәдгол Сәлимов 1831 елдан ― Булатхуҗа Иркәшев (Мортышбаш авылыннан) 1835 елдан ― Шәмгун Габделлатыйпов (Сарманнан), беренче имам 1837 елдан ― Габделхәким Рәхмәтуллин (1808, Илексаз ― 1869), икенче имам, 32 ел мулла вазифасында булган. Аның икенче улы Хәйретдин (1847―1897), Димитарлау мәчете имамы булган.Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 53-54, 92нче бит. Азанчылар Мөхәммәдрәхим Бәшир улы (Яңа Имәннән, 1830 елда вафат) Гыйлаҗетдин Мөхәммәдрәхим улы 1859 елдан ― Идрис Ишкуатов (1827 елгы), указлы азанчы (1859 елның 31 мартында 4907нче санлы указ алган), мөгаллим.
1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, аның каршында мәктәп эшләгән.
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Илексаз авылында 1412 кеше (718 ир-ат һәм 694 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар.
XX гасыр башында биредә 3 мөселман мәхәлләсе булган, 1913 елда 3 мәктәптә 150 укучы белем алган. История деревни Иляксаз. Татары без границ
Авылда өч мәчет булса да, мәдрәсә беренче мәхәлләдә генә эшләгән. Хәлфә ― Габдерәүф Гайсин (Күтәмәледән).Илсур Фәрхетдинов. Илексазым ― моңлы сазым. 2018.
Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1373 указы белән Илексаз авылында мәчет ябыла, бинасы уку йорты (изба-читальня) итеп файдалану өчен район башкарма комитеты карамагына тапшырыла.Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
Мәчет манарасын 1937 елның июнь аенда комсомоллар кискән.
Габделхак, Габделмәҗит муллаларны Себергә кугач, 1994 елга кадәр дини йолаларны Әхмәтзәки мулла, Габдулла Хәбибуллин, Габдрахман Миңлеханов, Габделгафур Габделхаков башкарганнар. Алардан соң ― Рәшит Мифтахов, Фалыйх Хаҗиев, Инсаф Хуҗин.Гөләндәм Хәлиуллина. Илексаз авылы (Сарман районы). Гөләндәм Хәлиуллина ВКонтакте, 17.07.2023
Яңа бина 2000 елда ике катлы кирпеч бинада яңа мәчет ачылган. Бина газ белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~100 кеше сыйдыра, Манарасы бинаның керү юлы өстендә. Имамнар: 2000―2003 елларда ― Салих хәзрәт Хаҗиев 2003―2004 елларда ― Габделгазиз хәзрәт 2004 елдан ― Нәҗип улы Инсаф хәзрәт Хуҗин
Искәрмәләр
Әдәбият
Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 58-59нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 53-54, 92нче бит.
Сылтамалар Ойконим: Иляксаз. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
.
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2000 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре