Балтамак мәчете, «Баллы Тамак мәчете» () ― Татарстанның Сарман районы Рангазар караучыРангазар. О поселении. sarmanovo.tatarstan.ru Балтамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих Авылга 1883 елда нигез салынган. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда авыл атамасы «Баллы Тамак» буларак билгеле. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Әлмәтмулла волостена кергәнБалтамак. Институт Татарской Энциклопедии.

1900 елдан Балтамак авылында Харрас Шәрәфетдин улы Борһанетдиновның (1853―1926) имам, Шакирҗан Әшрәф улы Сәйфетдинов, Муфаза Гозәир улының (1921 елда вафат) азанчы булулары мәгълүмД. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 62нче бит.

Хәзерге заман

Балтамакта 2000 елда 34, 2010 елда 32 кеше яшәгән (татарлар)Ойконим: Балтамак. antat.ru.

2023 елның 15 июлендә Балтамакта узган авыл бәйрәме кысаларында авыл мәчетенә нигез салынган: мәчет төзеләчәк урынга беренче казыклар беркетелгәнБалтамак быел да кунаклар җыйды. «Сарман», 15.07.2023. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, тамырлары шушы авылдан булганСловом и делом. healthynation.ru ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, чыгышы белән Балтамак авылыннан булган (әнисе Энҗе Гәрәева тумышы белән БалтамактанРегина Шафиева. «Маленький, но с характером»: who is mr. Муллин? Бизнес-Онлайн, 4.10.2021) Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Хәмзә улы Муллин, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков һ.б. кунаклар катнашкан Балтамак авылы мәчетенә нигез салынды. «Сарман», 17.07.2023.

2024 елның 31 августында мәчет ачылган. Тантаналы чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Сарман районы мактаулы гражданины Илдар Фатыйхов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәр мэры Рамил Муллин, Сарман авылы тумасы Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган юристы Рамил Рамазанов, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт (Сәгыйть Габделхәй улы) Хаков һ.б. кунаклар катнашканОткрытие мечети Баллы - Тамак. Сармановский муниципальный район, 31.08.2024.

Тасвирлама Мәчет бер катлы, эре ташлардан төзелгән, сайдинг белән тышланган бина; ихатасы һәм мәчет алды төзекләндерелгән, чәчәкләр, декоратив куаклар утыртылган. Бина газ белән җылытыла.

Искәрмәләр

Әдәбият Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 62нче бит. Сәрия Исламова. Балтамак. Авыл тарихы һәм кешеләре. 2023

Сылтамалар Бал-Тамак (Балтамак) / Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999, С.406. ISBN 0-9530650-3-0 В деревне Бал-Тамак состоялось открытие мечети. Всемирный конгресс татар, 04.09.2024

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2024 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре