Хөснулла Вәлиуллин, шулай ук Хөснул Вәлиуллин (Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллин) — татар композиторы, Тукай бүләге иясе (1989).
Тәрҗемәи хәле 1914 елның 28 февралендә Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында туган. Бертуганы Аллаһияр Вәлиуллин — шулай ук композитор.
Казан музыка училищесын (1940, В. Виноградов сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1950, Альберт Леман сыйныфы) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1950 - 1951 елларда - Казан музыка училищесы укытучысы. 1968 - 1973, 1978 - 1981 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият мөхәррире. 1993 елда Казанда вафат.
Иҗаты Иҗатында опера жанры үзәк урында тора. Татар опера сәхнәсендә «Самат» операсы (Хәй Вахит либреттосы) музыкаль театр өчен иң уңышлы, лирик-психологик рухтагы әсәрләрдән санала.
Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) операның I редакциясе күрсәтелә.
«Самат» (II редакциясе, 1977 операсында композитор талантының иң көчле яклары - тирән лиризм, музыка теленең халык җырларына нигезләнүе, көйләрнең интонацион һәм ритмик байлыгы чагылыш таба.
Татар җыр музыкасы үсешенә дә зур өлеш кертә. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Хәй Вахит, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Латыйп һ.б.ның шигырьләренә җыр һәм романслар язган. Камера - инструменталь әсәрләр, драма спектакльләренә музыка һ.б. язган.
Төп хезмәтләре “Самат” операсы (1957, I редакция) “Самат” операсы (1977, II редакция) «Дим буенда» операсы (1965) «Туган як» кантатасы (1970)
Җырлары
Иртәнге сихерле юллар (Сибгат Хәким сүзләре) Шомырт чәчәкләре ак кына (Шәүкәт Галиев сүзләре) Бар икән күрәселәр (Шәүкәт Галиев сүзләре) Онытырга мөмкин түгел (Әхмәт Ерикәй сүзләре) Дулкыннар шаулый (Риза Ишморат сүзләре) Кошлар тынды (Фатих Хөсни сүзләре) Тик туган җиремдә (Хәкимҗан Халиков сүзләре) Яз айлары (Хәй Вахит сүзләре) Зөһрә җыры ("Соңгы хат" драмасыннан, Хәй Вахит сүзләре) Җәмил җыры ("Диләфрүзгә дүрт кияү" спекталеннән, Туфан Миңнуллин сүзләре)
Хәтер Байлар Сабасында урнашкан Балалар сәнгать мәктәбенә Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исеме бирелдеТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (1993).
Мактаулы исемнәре, бүләкләре Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966). РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974). Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1989) - «Самат» операсы, соңгы еллардагы җырлары тупланган «Ел артыннан ел» дигән җыентыгы өчен.
Әдәбият Фәйзуллаева М. Х. Вәлиуллин иҗаты // Казан утлары. 1983. № 3; Хайруллина З. Хуснулла Валиуллович Валиуллин // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957; Файзи Дж. Х. Валиуллин // Советская музыка. 1964. № 2; Бернанд Г., Ямпольский И. Валиуллин Хуснулла Валиуллович // Советские композиторы и музыковеды. М., 1978. Т. 1; Бикчурина Ф. Хуснулла Валиуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Тышкы сылтамалар Милли китапханә сайты Калеб сайты
Искәрмәләр
Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Саба районы