Барбара Вертхайм (), Барбара Вертхайм Такманга кияүгә чыккан ( (30 гыйнвар 1912 ел, Нью-Йорк шәһәре — 6 февраль 1989 ел, Гринвич, Коннектикут) — Америка язучысы һәм тарихчысы.

Ул ике тапкыр Пультцер премиясенә лаек була: «Август кораллары» (1963; Беренче бөтендөнья сугышының алшартлары һәм беренче ае турында бестселлер) һәм «Стилуэлл һәм Кытайдагы Америка тәҗрибәсе, 1911—1945» (1972; генерал Стилуэлл Джозеф Уоррен биографиясе) .

Биографиясе Банкир Морис Вертхайм һәм аның беренче хатыны Альма Моргентауның кызы. Госманлы империясендә илче Вудроу Вилсонның , әнисе ягыннан өлкән Генри Моргентауның оныгы. Аның әтисе The Nation журналы (АКШта иң борынгы атналык журнал, 1865 елда нигезләнгән) хуҗасы, Америка яһүд конгрессы президенты, күренекле коллекционер һәм Гильдия театрына нигез салучы булган.

Яшьлегендә Вертхайм Люси Фитч Перкинсон, Джордж Альфред Генте, Джеймс Вольф китаплары һәм Александр Дюманың тарихи романнары белән кызыксынган. Барбара Манхэттендагы шәхси «Уолден» мәктәбендә укыган Ул 1933 елда Рэдклифф колледжда сәнгать бакалавры дәрәҗәсен алган (1999 елдан Гарвард университетының бер өлеше) Кембриджда тарих һәм әдәбият өйрәнгән.

Укуын тәмамлаганнан соң, ул Нью-Йорктагы Тын океан тикшеренүләре институтында эшли, 1934—1935 елларда бер ел Токиода һәм бер ай Кытайда була, аннары Транс-Себер тимер юлы, Мәскәү һәм Париж аша Америка Кушма Штатларына кайта . Барбара шулай ук Испания гражданнар сугышы фронтыннан «The Nation» өчен корреспондент булып эшли, Валенсия һәм Мадридка бара.

Аннары ул үзенең беренче китабын, "Югалган Британия сәясәте: 1700 елдан бирле Британия һәм Испания"не («The Lost British Policy: Britain and Spain Since 1700») яза, китап 1938 елда басылып чыга. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Такман Сугыш мәгълүматлары офисында эшли. Сугыштан соң, Такман балаларын тәрбияли, шул ук вакытта 1956 елда «Изге Язмалар һәм кылыч: Англия һәм Фәләстин, бронза гасырыннан алып Бальфурга кадәр» («Bible and Sword: England and Palestine from the Bronze Age to Balfour») дип аталган хезмәт өчен тикшеренүләр җыя.

Ул 1980 елда Джефферсон лекциясе укучы итеп сайлана.

1940 елда Вертхайм Манхэттендагы Маунт-Синай медицина мәктәбендә терапевт, медицина тикшеренүчесе һәм клиник медицина профессоры Лестер Р. Такманга (1904—1997) кияүгә чыга. Аларның өч кызы бар, шуларның берсе — Карнеги фондының халыкара дөнья өчен президенты Джессика Мэтьюз, .

Барбара Такман 1989 елның 6 февралендә Коннектикут штатының Гринвич шәһәрендә инсульттан вафат була.

Такман законы 1978 елда чыккан «Ундүртенче гасыр табышмагы» китабына кереш сүздә Такман Такман законы дип атаган тарихи күренешне болай сурәтләгән:

Бүләкләре һәм премияләре «Август коралы» китабы өчен Пулитцеров премиясе (1963); Сент-Луисның университет китапханәсе Ассоциациясеннән (1971) әдәби премиясе; Джозеф Стилуэлл (1972) биографиясе өчен Пулитцеров премиясе; Америка сәнгать һәм фәннәр академиясе әгъзасы (1978); Америка сәнгать һәм әдәбият академиясенең беренче хатын-кыз-президенты (1979); АКШның «Ерак көзге» китабы өчен милли китап премиясе (1980)

Китаплар Европа перед катастрофой. 1890—1914 = The Proud Tower: A Portrait of the World Before the War, 1890—1914. — Аст, 2016. — 640 с. — ISBN 978-5-17-098818-1. Марш глупости: от Трои до Вьетнама = The March of Folly: From Troy to Vietnam, by Barbara W. Tuchman, New York, Knopf, 1984 (англ.). «Первый блицкриг. Август 1914»; «Пушки августа» (1963); «Библия и Меч» (1956)/ История/ Литература/ Книги Токман

Искәрмәләр

Сылтамалар Бәяләмәләр Роберт Воль . Дөнья ахыры // LRB, 21 май 1981. Барбара Тучман KinoPoisk сайтында

Төркем:АКШ тарихчылары Төркем:Америка сәнгать һәм фәннәр академиясе әгъзалары Төркем:Огайо штаты университетын тәмамлаучылар Төркем:Гарвард университетын тәмамлаучылар Төркем:Нью-Йорк штатында җирләнгәннәр Төркем:1989 елда вафатлар Төркем:6 февраль көнне вафатлар Төркем:Нью-Йоркта туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1912 елда туганнар Төркем:30 гыйнвар көнне туганнар