Радик Рәшит улы Галиуллин () – Россия театр артисты. Санкт-Петербург Зур курчак театрында эшли. «Муза-Грант» премиясе лауреаты (2005).
Тәрҗемәи хәле 1977 елда Казанда туган. Казан театр училищесының актёрлык факультетын (1999), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең актёрлык факультетын (Г.Козлов курсы, 2005) тәмамлаган. 2005-2007 Санкт-Петербургның А. Брянцев исемендәге ТЮЗында 2007 елдан Руслан Кудашов чакыруы буенча Санкт-Петербургның Зур курчак театрында эшли.
Иҗаты Диплом спектакльләре
«Безнең Авлабар» (Наш Авлабар, Ханума), реж. А. Кладько – кенәз Понтиашвили «Ике ук» (Две стрелы) А. Володин, реж. М. Романова — Долгоносик «Акчарлак» (Чайка) А.П. Чехов, реж. Г. Козлов — Шамраев «Өч кыз туган» (Три сестры) А.П. Чехов, реж. Г. Козлов — Ферапонт «Театр яшьлеге» (Молодость театра) Ф. Гладков, реж. Г. Козлов — Миркин «Ярлы кешеләр» (Бедные люди) Ф.М. Достоевский, реж. Г. Козлов
Зур курчак театры «Кечкенә принц» (Маленький принц) А. де Сент Экзюпери, реж. Р. Кудашов – Очучы «Шелкунчик, яки Раштуа төшләре», реж. Р. Кудашов — Щелкунчик (Принц) «Кечкенә чыршының зур сәяхәте» (Большое путешествие маленькой ёлочки), реж. Р. Кудашов — Куян «Щасвсебудет» – актёр «Винни-Пух белән сәяхәт» (Прогулки с Винни-Пухом) А.А. Милн, реж. Р. Кудашов – Кролик
Санкт-Петербург ТЮЗы «Капитан кызы» (Капитанская дочка) А.С. Пушкин, реж. Г. Козлов — Белобородов «Аталар һәм балалар» (Отцы и дети) И.С. Тургенев , реж. Г. Цхвирава — Аркадий Дембель пуезы (Дембельский поезд) Денис хикәяләре (Денискины рассказы) Төшемле урын (Доходное место) А.Н. Островский Иудушка Головлёводан М.Е. С.-Шедрин Летучкин мәхәббәте (Летучкина любовь) Зоммер әфәнде турында хикәят (Повесть о господине Зоммере) Афиша.ру сайтында
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Муза-Грант» призы – 4 диплом спектакле өчен «Алтын софит» театр премиясе (Санкт-Петербург) номинанты
Искәрмәләр
Сылтамалар
Зур курчак театры рәсми сайты
Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Артистлар