122нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы, 2012 елдан Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы, () — Татарстанның Менделеевск шәһәрендә (1928 елдан Бондюг шәһәр тибындагы бистәсе, 1967 елдан Менделеевск шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Филиал мөдире (2012 елдан) — Татьяна Иван кызы Сотникова.
Тарих 1920 елларда Бондюгта (хәзерге Менделеевск) Л.Я. Карпов исемендәге завод каршында мәктәбе эшли.
1931 елда әлеге завод каршында ФЗӨ мәктәбе оештырыла. Директоры — А. Крейтер.
1940 елда ФЗӨ мәктәбе 4нче фабрика-завод училищесы итеп үзгәртелә. Директоры — М.Н. Горбунова, РСФСР Югары шурасы депутаты.
1943 елның гыйнварыннан 10нчы Бондюг һөнәр училищесы. 1946 елдан директор — Д.Т. Сытник. 1950 елда укуханә ябыла.
1986 елда Менделеевск шәһәрендә Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы өчен белгечләр (химик анализ лаборанты, слесарь, эретеп ябыштыручы) әзерләү максаты белән, Түбән Кама шәһәренең 34нче һөнәри-техник училищесынең филиалы ачыла (ТАССР, Менделеевск, Гассар ур., 1нче йорт). 1988 елдан филиал Түбән Кама шәһәренең 62нче урта һөнәри-техник училищесынә карый башлый.
1991 елда, Менделеевск шәһәре сәнәгать оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү максатында, ТР мәгариф министрлыгы фәрманыТР мәгариф министрлыгы фәрманы № 319 08.07.1991 белән мөстәкыйль 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы оештырыла. Беренче директоры — Шамил Рәхим улы Хәлиуллин.
2012 елда ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 957 03.11.2012 белән 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына филиал итеп кушыла Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы сайты.
Уку йортында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы, «Аммоний» ААҖ, «Менделеевазот» ҖЧҖ, «Форд Соллерс Алабуга» ААҖ өчен белгечләр әзерләнә.
Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына (филиалы белән бергә) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 465 студент кабул ителә. Филиалда Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану Технология насослары һәм компрессорлары машинисты Электр җиһазларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән) Лаборант–анализ ясаучы Аш-су остасы, кондитер Гомуми төзелеш эшләре остасы Автомеханик
Сылтамалар Уку йортының рәсми сайты Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йортының Вконтактедагы төркеме
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Менделеевск районы